Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Слава: "Хәйриячелек - иң котычкыч әйбер"

Җырчы Слава: "Хәйриячелек - иң котычкыч әйбер"

news_top_970_100
Җырчы Слава: "Хәйриячелек - иң котычкыч әйбер"
"Одиночество - скука" дигән хиты белән танылган җырчы Слава инстаграмына видео-мөрәҗәгать куйган. Әйтергә кирәк, Славаның кыяфәте бик сәер - бизәнмәгән, чәчләре таралмаган, үзе халаттан. Башта ул авырый дигән фикер кала, әмма Слава үзенең бу халәтен йоклый алмавы белән аңлата. "Хәтта йоклый алмыйм" дип, ул мөрәҗәгатен башлый.

Слава хәйриячелеккә, каты авырулы балаларга акча җыеп бирергә өндәгән телевизион роликларны кискен тәнкыйтьли. Слава үзенең озак дәшмәвен, әмма түземсезлекнең соңгы чиккә җитүен әйтә. 

"Бу хәл башлангач... телевидениедә "Зинһар, балаларга ярдәм итегез, акча күчерегез, смс языгыз" дигән видеороликлар башлангач... Гади кешеләрдән акча җыю ничек оят түгел!?" - дип ялвара Слава. Ул шулай ук хәйриячелек фондларын да тәнкыйтьли.

"Байлыкларының чиге юк, ә ниндидер конкурслар оештыралар. Сезгә оят түгелме? Ярдәм итәсегез килә икән, шыпырт кына ярдәм итегез! Сез бик бай! Мондый хәйриячелек - дөньядагы иң котычкыч әйбер. Бу хәйриячелек түгел, бу "тварительность" (хәшәрәт сүзеннән ясалган сүз - ред.)" - дип сөйли Слава.


Славаның сүзләре белән күпләр риза түгел. Славаның видеосы астында инстадашлары җырчының начар кыяфәттә булуына басым ясап, мөгаен, ул кичтән яхшы гына "бәйрәм иткәндер" дип фараз итәләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100