Җырчы Әсхәт Дөбер-Шатр йокыдан уянгач хатынына карап ятарга яратуы турында сөйләгән
Җырчы хатыны белән төшкән фото куйган.
«Бик иртә уянам мин. Шулай гадәтләнгән инде. Ә ул юрганына төренеп, сабый баладай тәмләп йоклый. Куллары як-якка җәелгән. Чәчләре мендәргә таралган. Иреннәре бераз гына ачылган. Үзе елмаеп та ала. Төш күрә. Аңа карап ятарга яратам. Минеке бит! Минеке генә!
Артыңда җил үткәрми торган ышанычлы тылың булу — зур бәхет икән. Ул сине саклый да, тәрбияли дә, рухландыра да. Ул, бәлки, миннән көчлерәктер дә, әмма һәрвакыт минем артымда, минем күзләремә карап яши. Зирәклеге белән көчле шул ул… Ул… Минем бәхетем… Минеке…» — дип язган ул.
Беренче булып Рамил Шәрәпов комментарий язган. Аның «елатасың хәзер» диюенә: «Язгач, мин үзем дә утырып еладым», - дигән Әсхәт Дөбер-Шатр.
«Матур сүзләр», «Егет сүзе», «Сезгә булган хөрмәтем тагын бер баскычка артты», «Шулай үз фикерләреңне матур, күңелгә үтеп керә алырлык итеп әйтеп бирә алу кешенең нинди рухлы икәнен күрсәтеп тора. Шәп», — дип комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.