Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Әсхәт Дөбер – Шатр: «Авыр ел булды, күп дәресләр бирде»

Җырчы, тренер Әсхәт Дөбер-Шатр фәлсәфи пост чыгарган.

news_top_970_100
Җырчы Әсхәт Дөбер – Шатр: «Авыр ел булды, күп дәресләр бирде»
Әсхәт Дөбер_Шатрның Инстаграм битеннән

«Тагын бер ел гомерем узып китте. Сез ничектер, ә мин моңа баладай куанам. Быел да туган көнемне исән-сау, гаиләм янәшәсендә каршы алам. Мин яшим! Мин яратам!

Авыр ел булды… Әмма ул бик күп дәресләр бирде, яңача яшәргә, башкача уйларга өйрәтте. Тагын да зирәкләндем, сабыр итәргә, юктан гына да бәхетле мизгелләр күреп, шатланырга өйрәндем.

Читтән караганда гомер уртасына җиткән ир-атны башка берни гаҗәпләндермәс, бөтен нәрсә өйрәнелеп-тикшерелеп беткән кебектер. Юк шул, ялгышасыз… Өйрәнүдән, гаҗәпләнүдән туктап булмый, чөнки дөнья зур, киң ул, гаҗәп серле ул.

Тирә-якта гармония булсын. Яшь барган саен, тормышта иң мөһиме — гармония булганын аңлыйсың, шуңа омтыласың. Янәшәңдә яраткан хатының, балаларың, үзеңне шәхес буларак реализацияләгән эшең, җанга якын шөгылең бар икән, бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?! Башка берни дә кирәкми. Ышаныгыз!

Туган көнем белән мине!

Артык фәлсәфи пост булды әле бу. Фәлсәфи булырга да хакым бардыр инде», — дип язган ул.

Җырчының инстадуслары туган көн котлауларын җиткергәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100