news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Салават йорт куяннары өчен коттедж төзи

Татарстанның халык артисты йорт хайваннарын күрсәтте.

news_top
Җырчы Салават йорт куяннары өчен коттедж төзи
«Татар-информ» архивы

Салават Фәтхетдинов күпләп куяннар да үрчетә башлаган. Алар өчен «йорт» та салып куйган, анда хәттә табигать күренешләре сурәтләнгән картиналар да эленгән.

«Менә куяннарның коттеджы. Әле алар өчен тагын берне салып ятам», — ди җырчы, йорт куяннарын һәм төзелеш эшләрен күрсәтеп.

Ул шулай ук кош-кортларын да күрсәтә, алар белән сөйләшеп тә ала.

«Көлүегез тәмле дә инде!», «Әтәче дә хуҗасы кебек, сузып, моңлы тавыш белән җырлый», «Рәхәт итеп сөйлисең дә, яшисең дә син, Салават Зәкиевич», «Әкияттәге кебек, бигрәк матур инде. Тырыш кеше син, Салават», «Бигрәк матур яшисез инде», — дип сокланган инстачылар.

Җырчының виртуаль дуслары арасында нәкъ шундый ишегалды турында хыялланучылар да бар икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар