Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Салават Миңнеханов: «Евровидение»дә татар җырчыларыннан мин генә катнаша алам»

Май аенда «Little Big»төркеме «Евровидение» бәйгесендә Россияне тәкъдим итәчәк. Татарстан җырчылары төркемнең танылган булуы һәм хайп җиңү алып килергә мөмкин дип фаразлый. Әмма рэпер Усал белән Зуля Камалова яки Ришат Төхвәтуллин барыбер яхшырак чыгыш ясар иде.

news_top_970_100
Җырчы Салават Миңнеханов: «Евровидение»дә татар җырчыларыннан мин генә катнаша алам»

«Little Big» - эпатаж ясый торган төркем

«Евровидение — 2020» бәйгесендә Россияне Санкт-Петербургтан «Little Big» төркеме тәкъдим итәчәк. Аларның музыкасы — панк, попса һәм рейвтан торган коктейль. Төркем гастрольләргә еш йөри һәм инглиз телендәге җырлар башкара, шуңа күрә Россия һәм Европа танцполларында билгеле. Шушы танылу һәм дәртле шоу ясый алу осталыгы аларга ярдәм итәчәк, дип саный музыкаль бәйгене ел саен карап баручы җырчы Зәринә Вильданова.

«Little Big» — яхшы һәм эпатаж шоу ясый ала торган артистлар. Алар бу бәйгенең форматына яхшы туры киләчәк. Хәер, дөресен әйткәндә, мин аларны бөтенләй тыңламыйм», — диде Зәринә Вильданова.

«Евровидение»дә сыйфатлы вокалистларның чыгыш ясавы — сирәк күренеш. Әмма татар җырчыларына чыгыш ясарга кирәк булса, яшь рэпер һәм Татарстанның халык артисты, Австралиядә яшәүче татар җырчысы командасы иң яхшы шоу күрсәтер иде.

«Бөтен музыкаль фронтлар буенча да җиңү өчен татар җырчыларыннан мин рэпер Усал, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Зуля Камаловадан торган команда җибәрер идем», — диде Зәринә Вильданова.

«Бөтен музыкаль фронтлар буенча да җиңү өчен татар җырчыларыннан мин рэпер Усал, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Зуля Камаловадан торган команда җибәрер идем», — диде Зәринә Вильданова.

Салават Миңнеханов: «Евровидение» - лаеклы артистлар өчен түгел

Тамашачылар инде күптән «Евровидение»гә кызыксынуны югалтты һәм шоу ун ел элекке кебек үк популяр түгел. Елдан-ел иң эпатаж кандидатлар җиңә, шуңа күрә тавыш бирүнең гаделлегенә карата сораулар туа, дип үз фикерен әйтте татар җырчысы Салават Миңнеханов.

«Евровидение» конкурсы лаеклы артистлар өчен түгел. Бу конкурста зәңгәрләр җиңә. Сакал-мыеклы ир-атмы, хатын-кызмы җиңгәч, минем моңа мөнәсәбәтем бөтенләй башкача. Әмма кешеләр сайлый, алар смс җибәрәләр бит. Хәер, бер яктан, анда тавыш бирүнең ничек барганын бөтенебез дә белә инде», — диде Салават Миңнеханов.

Әгәр «Little Big» Россиягә җиңү алып килсә, киләсе бәйге безнең илдә узачак. Әмма Татарстан җырчыларын мондый конкурска махсус әзерләргә туры килер иде.

«Бездә дә хайплы җырчылар бар. Бу бары тик мин генә. Шаярам. Гомумән, бездә фриклар ул кадәр күп түгел. Әгәр безнекеләрдән берәрсен җибәрергә сорасалар, фрик ясап, көйләп җибәрәсе булыр иде», — дип үз фикерен әйтте Миңнеханов.

Конкурста фриклар җиңә

«Little Big»ның Европаны яулаячак җыр премьерасы якын арада ишетелер. Бу ниндидер кыю һәм фрик әйбер булачак, — ди Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашапов. — «Little Big» — эшчән төркем, аны реклама белгече җитәкли һәм алар чит илдә бик танылган. Төркем «Евровидение"нең бер юнәлешен — фрик шоуны искиткеч гәүдәләндерә. Аларның күп нәрсәгә кыюлыклары җитәр дип өметләнәм».

Шулай ук бәйгедә романтик җырчылар да җиңә ала. Әгәр Татарстандагы тавышлардан сайласаң, Ришат Төхвәтуллин бәйгедә катнашу өчен яхшы кандидат.

«Татарстаннан барырдай кешеләр дигәндә, хуҗабикәләр өчен башкара торган романтик тавышлы җырчыларны җибәреп булыр иде. Ул урында Ришат Төхвәтуллин була алыр иде дип уйлыйм», — диде Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашапов.

«Little Big» төркеменә «вируслык» һәм хайп ярдәм итәчәк

«Little Big» төркемен Россиядән читтә дә беләләр һәм яраталар. Алар конкурсның эстетикасына әйбәт яраша һәм лаеклы шоу әзерләргә сәләтле, — дип саный Yummy Music лейблы генераль продюсеры Ильяс Гафаров. — Алар вируслы контент, хайп ясый белә торган азсанлы җырчылар».

«Алар вируслы контент, хайп ясый белә торган азсанлы җырчылар», — диде Ильяс Гафаров.

Чыннан да, Skibidi клибындагы дәртле биюне интернетта бик теләп «эләктереп» алдылар. Кулланучылар #SkibidiChallenge хештегы белән меңләгән видео урнаштырды.

Әлеге флешмобны беренчеләрдән булып Иван Ургант башлап җибәрде. Видеода ул Останкино ишек төбеннән үз студиясенә кадәр биегән рәвештә атлап барды, әле шул вакытта чалбарын да ертты. Флешмобка «Вечерний Ургант» тапшыруы командасын, тамашачыларны һәм рэпер Бастаны җәлеп иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100