Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнаган

Сөмбел әйтүенчә, әтисе аны тешләре коелганчы кыйнаган.

news_top_970_100
Җырчы Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнаган
Видеодан скриншот

Җырчы Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнаган. Кыз, кыйналганнан соң үзен видеога төшергән.

«Җәмәгать, менә әтине әйбәт кеше, дисез сез. Бүген юбилейдан кайткач, шушындый кыяфәт ясады. Авызымны ача алмыйм. 23 яшьлек кызының тешләрен коеп бетерде.

Әни өйдә калды, белмим, нишлидер. Мине кыйный да кыйный. Үзенең эчкәнен белми, кыйный да кыйный. Әнинең хәлен белеп китегез. Мин фатирыма киттем. Әмма квартирада озак тора алмаячакмын. Менә шушы баянчы — Альберт Заһидуллин мине шушы кыяфәткә калдырды, кыйнады.

Инде мин өченче группа инвалид идем. Дус кызымның никахына барасы идем. Менә шушындый кыяфәткә тап булдым, чөнки миңа юбилейга барырга ярамады. Әни үләчәк инде ул, үләчәк», — ди Сөмбел һәм ярдәмгә чакыра.

Җырчы әлегә телефонын алмый.

Сөмбел үзе хакында күптән түгел «Интертат» ка интервью биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100