news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рузилә Хәертдиновага:«Ирегез белән аерылыштыгызмы әллә?»

Җырчы Рузилә Хәертдинова хәзерге вакытта кызы Ясминә белән Төркиядә ял итә. Инстачыларны кайбер сораулар борчый башлаган.

news_top
Җырчы Рузилә Хәертдиновага:«Ирегез белән аерылыштыгызмы әллә?»
Владимир Васильев

Язылучылар җырчының тормыш иптәше белән кызыксынган. «Сез Төркиягә икәү генә очтыгызмы?», «Ирегез кайда сезнең? Әллә аерылыштыгызмы? Бер дә күрсәтмисез ирегезне?», «Ирегез кайда эшли?» — дип аптыраган алар.

«Минем ирем публика кешесе түгел. Үзен күрсәткәнемне, төшергәнемне яратмый ул. Тормыш иптәшемне күрсәтмәвем аның юклыгы хакында сөйләми. Бәхет тынычлыкны ярата. Начар күзләрдән саклыймдыр мин аны. Нормаль эштә эшли. Ирегезнең кайда эшләгәнен сез дә бөтен дөньяга чыгарып, сөйләп йөрмисездер», - дип җавап кайтарган җырчы Рузилә Хәертдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар