news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рузилә Хәертдинова: «Хәзер Гүзәлия белән эшләмибез»

Яшь җырчы Рузилә Хәертдинова инстачыларның кайбер сорауларына җавап бирде.

news_top
Җырчы Рузилә Хәертдинова: «Хәзер Гүзәлия белән эшләмибез»
Рузилә Хәертдинованың Инстаграм аккаунтыннан

Күпләр җырчының продюсеры Гүзәлия белән эшләве хакында кызыксынган. «Гүзәлия белән эшләмисезме әллә хәзер?» — дип сораган бер инстачы.

«Әлеге темага карата бик күп сораулар килә. Юк, эшләмибез», — дип җавап биргән җырчы.

«Ни өчен 14 февраль көнендә ирегез янәшәдә түгел? Сез аерылыштыгызмы, әллә аерым яшисезме?» — дигән сорауга җырчы: «Монда җавапның дөрес варианты юк», — дип язган.

«Сез Инстаграм битегезне үзегез алып барасызмы, әллә ярдәмчегез бармы?», «Акчамы, әллә мәхәббәтме?» — дип сораучылар да булган.

«Инстаграм битемне үзем алып барам. Акчаны эшләп алып була, ә менә мәхәббәтне акчага сатып алып булмый. Мәхәббәт ул — шатлык, кәеф, көч. Шулай ук яхшы акча эшләү мөмкинлеге. Үзеңне канатлы итеп хис иткәндә һәм эшеңне яратып эшләгәндә барысы да килеп чыга», — дип җавап кайтарган Рузилә Хәертдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар