Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рината Тэй ирен тернәкләндерү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

Аның ире Сәгыйрь автомобиль һәлакәтенә очраган иде.

news_top_970_100
Җырчы Рината Тэй ирен тернәкләндерү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте
Владимир Васильев

Җырчы Рината Тэй ирен тернәкләндерү өчен виртуаль дусларына акчалата ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның ярдәм сорап яздырган постын иҗатташ дуслары да үз аккаунтларына куйды.

«Мин шушы көнгәчә барысын да мөстәкыйль хәл итәргә тырыштым. Әмма хәзер сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм.

Кызганыч, озак вакыт бушлай дәваланырга рөхсәт ителми, һәм хәзер безгә түләүле тернәкләнү курсы узарга туры килә. Атнага 40меңгә якын акча китә. Һәм, тулысынча тернәкләнү өчен, безгә тагын күпме вакыт кирәк булачагы билгесез.

Ул авыр пациент санала, сөйләшми, үзе ашамый, хәрәкәтләнми, хәтта үзе утырмый. Улыбыз өйдә мине генә түгел, әтисен дә күрсен иде. Бүгенге көнгә кадәр минем туганнарым һәм дусларым ярдәм итте. Биш ай вакыт узды, хәзер мин сезнең ярдәмнән башка булдыра алмыйм. Аңлавыгызга һәм ярдәмегезгә өметләнәбез», - дип сөйли Рината Тэй.

Акча күчерү өчен карта номеры номеры да күрсәтелгән: 2202 2002 2794 1349 (Рузиля Ринатовна С.)

Инстачылар Ринатаның үз аккаунтында сабырлык һәм иренең тизрәк тернәкләнүен теләгәннәр. Әмма иҗатташ дуслары битләрендәге пост астына, хәзер ялганчылар күп булуы сәбәпле, ышанмауларын язганнар. Инстачылар арасында яшь җырчыны танымаучылар да бар. Аны керфек, тырнак ясарга акча тапкан, акча кирәк кеше бизәнү турында уйламый дип гаепләргә ашыкканнар. Рината Тейны яклап чыгучылар да табылган.

«Сезгә түземлек! Мин медицинада күпме эшләп, сезнең кебек авыру караучыны күргәнем булмады. Сез молодцы»;

«Битен дә сабын белән юмый дип уйлыйсызмы? Үзе дә, баласы да ач, үзе дә, баласы да ыштансыз йөри дип уйлыйсызмы? Ирен ташламаган бит, ничек тә аякка бастырырга тели. Аптыраганга сорый бит ул, бик җинел дип уйлыйсызмы ярдәм сорарга?!»;

«Дөнья бу. Һәркем белән алай булырга мөмкин. Бизәнәме, бизәнмиме, ул аның эше. Ул артист кеше, үзен карарга тиеш. Кулдан килгәнчә, ярдәм итик»; 

«Сезнең каршыгызга бизәнмичә чыкса, үзегез үк гаеп итәчәксез. Уйлап карагыз, шундый кайгысы була торып, сәхнәгә елмаеп чыгып, җырлар өчен күпме көч кирәк»;

«Үзеңне карап тору өчен күп акча кирәкми, ә медицина хезмәте бик кыйммәт», - дип комментарийлар калдырган кеше кайгысын аңлаучылар.

Рината Тейның юл һәлакәтенә очраган иренең хәлләре хакында сөйләвен язган идек.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Друзья! Я очень благодарна всем Вам за поддержку, за добрые, искренние слова и пожелания?? ⠀ До последнего я все старалась решать самостоятельно. Но настал тот момент, когда я хочу обратиться к Вам за помощью?? ⠀ Я знаю, что сейчас не самые лучшие времена для всех, но ситуация такова, что нам нужна поддержка. К сожалению длительное время находиться на бесплатном лечении не разрешено, и сейчас нам приходится проходить платную реабилитацию. В неделю у меня уходит около 40000₽. И не известно сколько ещё нам понадобится времени до полного восстановления. ⠀ Мы будем рады любой финансовой поддержке. Сагир очень сильно хочет восстановиться, и жить полноценной жизнью. Я знаю, он будет благодарен каждому из Вас за поддержку. ⠀ Поэтому мы открываем сбор средств в помощь Сагиру?? Очень надеемся на ваше понимание и поддержку?????? ⠀ Номер карты для перечисления 2202 2002 2794 1349 (Рузиля Ринатовна С.)

Публикация от Рината Тэй (@rinata.tei)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100