Җырчы Ринас Әхмәтов якын кешесен югалткан
Җырчы авыр вакытында янәшәсендә булган кешеләргә рәхмәт сүзләре белдерә.
Чаллы җырчысы Ринас Әхмәтовның әтисе вафат. Бу хакта җырчы инстаграмда язды.
«Әткәй, урының җәннәт түрләрендә булсын.
Хөрмәтле туганнар, дуслар, сәхнәдәшләр һәм минем авыр чагымда битараф калмаган барлык милләттәшләр! Сезнең барчагызга да рәхмәт сүзләре язасым килә. Бик күпләр инстаграм аша, кемнәрдер шалтыратып, кемнәрдер ватсап аша кайгыбызны уртаклашты. Бүген дүшәмбе, эш көне булуга карамастан, әткәемне соңгы юлга озатырга кайтучылар да күп булды. Кеше тормышында иң мөһиме рәхәт чакта түгел, ә авыр чакта янәшәдә булу икән. Мең рәхмәт сезгә», — дип язган ул.