Җырчы Римма Ибраһимова матурлык салонына кызы Ләйсән Таишева белән йөри
Җырчы Римма Ибраһимова матурлык салонына кызы Ләйсән Таишева белән йөри
Әниле-кызлы Римма Ибраһимова белән Ләйсән Таишева бергәләшеп матурлык салонына килгәннәр. Аннан фотоны инстаграмында Ләйсән куйган.
Хатын-кыз елның һәр фасылында да, һәр яшендә дә матур булырга тели. Бүген Әни белән матурлык көне ясадык. Якыннарыгызны шатландырырга онытмагыз", - дип язган Ләйсән.
Ләйсәннең инстадашлары Римма ханымга соклануларын белдерә. "Римма Ибраһимова гомере буе затлы ханым булды", "Бала чактан ук Римма ханымны яратам, ул хатын-кыз матурлыгы эталоны", "Римма ханым чибәр генә түгел, бик гади ханым да", "Римма ханым бизәнмәсә дә бик сөйкемле", - дип язганнар.