Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Резидә Кадыйрованың ире күршесеннән ничек үч алган?

Элекке полиция хезмәткәре машинасын дөрес урынга куймаган күршесен үзенчә акылга утырмакчы булган.

news_top_970_100
Җырчы Резидә Кадыйрованың ире күршесеннән ничек үч алган?
https://www.instagram.com/rezedakadirova_official/

Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрованың ире «үз урынына» машинасын куйган күршесеннән үч алган — тәгәрмәчләрен тишкән. Бу хакта «Мэш Иптәш» телеграм каналы яза.

Данис Борһанов — элекке полиция полковнигы. Ул тормыш иптәше белән Карбышев урамындагы бер йортта гомер кичерә. 31 гыйнвар көнне Борһанов чүп түгәргә чыккан җирдән күршесенең машинасын дөрес урынга куймаганлыгын абайлап ала. Элекке вакытта ничек «гадел хөкем» чыгарганнарын искә төшереп, Борһанов күршесен акылга утыртырга ниятли. 

Аның сүзләренчә, парковка урыннары торак милекчеләре ширкәтенә карый (димәк бу урыннарга машиналарын алар гына куя ала).

Зыян күрүче, Борһановның полициядә элемтәләре булганны аңлап, гариза язып мәшәкатьләнмәгән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100