Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ренат Шаһидуллин: «Гүзәл белән чыгыш ясап йөрүебездән хатыным көнләште»

«Көт-көт мине сагынып кына» дип елмаеп, бер-берсенә карап җырлаган моңлы парны әле хәтерләүчеләр бардыр. Ренат Шаһидуллин белән Гүзәл Арсланова — эстрадада балкып алган йолдызлы дуэт буларак истә калды. Дуэт нигә хәзер күренми? «Интертат» Татарстанның атказанган артисты Ренат Шаһидуллин белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Җырчы Ренат Шаһидуллин: «Гүзәл белән чыгыш ясап йөрүебездән хатыным көнләште»
Рамил Гали

«Гүзәл белән чыгыш ясап йөрүебездән хатыным көнләште»

— Ренат абый, Сезне Гүзәл Арсланова белән дуэтта җырлаган җырчы буларак истә калдырган идем. Дуэтыгыз ничек оешты?

— Дуэтлар яшьләр арасында күп инде ул. Ирле-хатынлы чыгыш ясаучылар да бар. Мине Себер якларына концертта катнашырга чакырганар иде. Ул концертта «Зө-Ләй-Лә» төркеме, Илсур Сафин һ.б. җырчылар җырлады. Алар арасында Гүзәл Арсланова да бар иде. Шул концертка барганда аның белән таныштык, сөйләшеп киттек. Аны бер дә белми идем, ул да Яшел Үзән шәһәреннән булып чыкты. Тавышын ошаттым. Аңа да минем җырлавым ошаган. Шулай итеп, бергә дуэт оештырырга булдык.

Казанга кайткач, репертуар эзләргә тотындык. Гүзәл чибәр кыз бит! Гүзәлне күргәч, җырлар иҗат итә башладым, гитарада көйләр чыгара башладым. Озак та үтми, концертлар куеп җибәрдек. Казанда да, Татарстан районнарында да эшләдек. Халык безне чыгышларыбыздан таный башлады.

— Гүзәл апа белән дуэт булдырганчы ялгыз җырлап йөрдегезме?

— Концертлар куеп йөрмәдем. Студиядә җырлар яздыра идем, «Дулкын» радиосында беренче кассетамны чыгардым. Кассетам чыккач кына Гүзәл белән таныштык. Аннан соң дуэт белән генә чыгыш ясадык, гел бергә булдык. 5-6 ел бергә эшләдек. Миңа халык җырларын да җырларга туры килде, үзебез белән баянчы йөрттек.

— Ирле-хатынлы дуэтлар турында юкка гына әйтмәгәнсездер. Тамашачы да сезне ирле-хатынлы дуэт дип кабул иткән иде бит.

— Безне һаман ир белән хатын итеп кабул итәләр. Юк, без коллегалар гына, дибез. Гүзәлнең үз гаиләсе бар, минем үземнең гаилә. Алай да, көнләшүләр булды.

— Кем ягыннан?

— Минем яктан дип уйлыйм. Гүзәл белән чыгыш ясап йөрүебездән хатыным көнләште. Табигый хәл. Барыбер уртак сүзгә килеп, миңа эшләргә мөмкинлек бирде ул. Хатыным көнләшсә дә, барыбер Гүзәл белән бергә җырлап, концертлар куеп йөрдек.

— Сәхнәдә сезне иҗатташ дуслар гына дип әйтеп буламы?

— Була.

— Ә сәхнәдән тыш?

— Барыбер Гүзәл белән шалтыратышып, хәлләребезне белеп торабыз. Сәхнәдән тыш та без дуслар.

— Ир белән хатын арасында дуслык була алмый, диләр.

— Гүзәлнең ире тавыш операторы иде, без гел өчәү йөрдек, шик-шөбһәгә урын булмады. Хатынга да: «Гүзәлнең ире бар бит, без бергә йөрибез, бергә эшлибез», — дип әйтеп тордым. Барыбер көнләште. Аннан соң, Гүзәлләр безгә кунакка да килде, гаиләләребез белән дә дус булдык.

— Гүзәл апа ягыннан көнләшү булмагандыр?

— Гүзәлнең иренең миңа көнләшәм дип әйткәне булмады. Бергә йөргәч, бергә эшләгәч, андый уйлары булмагандыр.

— 5-6 ел бергә эшләп йөргәннән соң дуэтыгыз инде таркалган, хәзер бергә чыгыш ясамыйсыз, димәк?

— Мәҗлесләргә, банкетларга сирәк кенә чыгыш ясарга чакыралар. Кайчак Гүзәл белән җырлап алабыз әле дә. Ләкин концертлар куймыйбыз инде. 40 яшьтән өлкәннәр безне банкетларга гел чакыра. Чакырган җиргә барабыз.

«Күбрәк эшләргә кирәк булган икән — популярлаша алмадык»

— Сезне «Татар җыры», «Болгар милли премиясе» кебек фестивальләрдә дә күргән булмады…

— Бер дә катнашмадык шул. Чакырмадылар. Чакыру гына түгел, үзеңә дә нык тырышырга кирәк. Без андый юлларда йөрмәдек. Чакырган җиргә генә бардык. Чакырмагач, нигә кысылып йөрергә ди? Гүзәлнең болай да бәйгеләрдә алган бик күп чыгышлары бар иде, дипломнары да күп. Әле исем алганда да Гүзәлгә бергә алырга тәкъдим иттем. Аның өчен эшкә урнашырга кирәк бит.

Шулай итеп, Яшел Үзәннең «Родина» мәдәният йортына эшкә кердем, «Тургай» дигән балалар ансамбле оештырдым. Эшләгән җирдән рекомендация ясарга кирәк булды. «Гүзәл, мин сине көтә алмыйм, үз юлым белән барырга тырышам», — дидем. Балалар белән ярты ел эшләдем дә, Татарстанның атказанган артисты исемен биргәч, эштән киттем. Чөнки минем урын түгел ул.

Хәзер өемдә үзем өчен кечкенә генә студия ясадым. Бөтен аппаратурам бар. Бүген үк шалтыратып чыгыш ясарга сорасалар да, барлык техникамны төяп чыгып китә алам. Аппаратурам булгач, минусовкаларга тавышны үзем яздыра башладым. Студияләргә барып ятмыйм. Җырларга яңа сулыш бирәсем килә.

— Эстрадага да яңа сулыш белән кайтасыгыз килмиме?

— Концерт куя алам мин. Аның икенче ягы да бар бит әле: чыгымнарын капларга, афишалар ясарга, кыскасы, оештыру эшләре белән шөгыльләнергә кирәк. Аннан соң, җырчы танылган булырга тиеш, аңа исем кирәк. Ә минем, дөресен әйткәндә, бер аягым — тегендә, бер аягым монда калды. Ахыргача эшләп бетерә алмадык без. Гүзәл белән яхшы эшли башлаган идек тә, тагын да күбрәк эшләргә кирәк булган икән. Тукталып калдык.

— Популяр була алдык дип әйтә аласызмы?

— Өч ел тирәсе популяр булып тордык. 2000-2003 еллар иде ул. Безне һәрдаим телевизордан күрсәтеп, җырларны радиодан әйләндереп тордылар. Миләүшә Айтуганова безне яратты, булышты, аңа рәхмәт. Кая гына барсак та, кеше таный иде. Ләкин популярлашып китә алмадык.

Хәзерге вакытта дүрт санаторийда ял итүчеләргә концертлар куям. Татар һәм рус телләрендә җырлыйм. Халык мине артист итеп кабул итә. Рәхәтләнеп, ләззәт алып өйгә кайтам. Миңа шул җитә.

— Үз көеңә яшәве, эшләве бер хәл. Шуннан гына кергән акча яшәргә җитәме?

— Аллага шөкер, пенсиям бар. Бер атнага җитә (көлә). Минем карточкам хатында. Банкетлардан эшләгән акча үземдә. Шуңа күрә зарланмыйбыз.

— Бизнеска кереп китмәдегезме?

— Бизнеска керү уе булмады. Хәзер соң инде. Яшь чакта кирәк иде анысы.

«Төзелеш институтында Габделфәт Сафин — „Гриша“ белән бергә укыдык»

— Ренат абый, белүемчә, Сезнең махсус профессиональ музыкаль белемегез юк. Ә нигә белем алырга омтылмадыгыз?

— Омтылган идем. Армиядә хезмәт иткәндә бер профессионал егет мине бәрмә уен коралларында уйнарга өйрәтте. Ленинград музыка училищесына укырга кермәкче идем, әнигә рөхсәт сорап хат яздым. Әни кайтырга кушты. Бик керәсе килгән иде…

— Кайткач та кермәдегезме?

— Әни: «Йә медицина инстиуты, йә төзелеш институтына керәсең», — диде. Төзелеш институтына укырга кердем. Укырга керүгә үк институтның ансамбленә язылдым. Ансамбльдә гитарада да уйный башладым, фестивальләрдә катнаштык. Ләкин ул вакытта русча гына җырладым, татарча җырлау, сөйләшеп йөрү оят санала иде.

Габделфәт Сафин белән бергә укыдык. Минем җырлаганны тыңлап йөргән ул. Мин актлар залыннан чыкмый да идем. Ул вакытта без аның белән исәнләшеп кенә йөри идек әле. Без Габделфәтне «Гриша» дип йөрттек, кушаматы шундый иде аның. Габделфәт икәнен соңрак кына белдем. «Гриша, нигә татарча чыгып җырламадың?" - дидем. «Оялдым», — ди Габделфәт. Габделфәт ул вакытта бер ансамбльгә йөргән, бүлмәләрендә баян да булган, җырлашып утырганнар. Ләкин бу турыда соңрак кына белеп алдым. Бер тулай торакта тордык, бергә биш ел буе институтта укып йөрдек.

Безгә ул вакытта татар җырлары бөтенләй кирәк түгел иде. Баянга кушылып җырлау түгел, безне гитара, барабан белән ансамбльдә җырлау күбрәк җәлеп итте. Элек дискәтүкләр юк, «танцы”лар бар иде бит, шунда уйнап, җырлый идек. Халык без уйнаганга бии иде.

Беренче курста укыганда «Бәлкем, музыка буенча берәр кая укырга керерсең?» - диеште дуслар. Институт яки музыка училищесына керер өчен әлеге юнәлештәге ниндидер белем булырга тиеш дип уйладым. Музыка мәктәбе, мәсәлән. Шуңа күрә укырга кермәдем.

Татар җырларының кирәк булмау сәбәбе шул — рус классында укыдым. Беренче сыйныфка бер сүз русча белмичә кердем. Бернәрсә дә аңламый идем. Әни директор белән татар классына күчерү турында сөйләшкән, бер укытучы: «Юк, русча укысын. Институтларда русча укыталар, үзенә җиңел булыр», — дигән. Мине рус классында калдырганнар.

Чыннан да, институтта укыганда татар авылларыннан килгән авыл малайлары күп иде. Аларга бик кыен булды. Лекцияләр тыңлап утырдылар инде, русча аңламыйча. «Өчле”ләр куеп бардылар, мескеннәрне укытучылар кызганган инде.

Без алар янында — «корольләр». Русча аңлыйбыз, беләбез. Бернинди проблемасыз укып йөрдек.

— Татар телендә гаиләгездә сөйләшкәнсездер?

— Гаиләдә генә сөйләштек. Татар әдәби телебез юк, шул гына. Бездә бит ничек: русча сөйләшә торган кеше килсә, русчага күчәбез. Менталитетыбыз шундый. Без ул кешене кызганабыз.

Банкетларга әзербайҗаннарның чакырганы булды. Җыйнаулашып утырганнар. Үз телләрендә генә сөйләшәләр. Бернәрсә аңламыйча утырдым. Кыен булып китте үземә.

«Артистлар бер-берсен яратмый»

— Хәзерге эстраданы күзәтәсезме?

— Әйе. Гүзәл Уразованың тавышы ошый. Без җырлап йөргәндә сәхнәдә беренче адымнарын ясаган чагы иде. Танышып киттек. Тавышы беренче тыңлаудан ук йөрәгемә үтеп керде, тәэсир итте. Шулкадәр көчле, профессиональ, матур тавыш!

Егетләрдән, Филүс Каһиров, Фәдис Ганиевның тавышы ошый. Идрис Газиевның башлангыч дәвердәге тавышын нык ошата идем. Илһам абый Шакиров турында әйтәсе дә юк. Аның белән берничә концертта бергә җырладык, безне Гүзәл белән чакырган иде.

Илһам абыйның төркеменә безне җитәкчесе шалтыратып чакырды. «Ул сезне чакыра», — диде. Берничә концертта бергә катнаштык. «Ямщик җыры”н башкарганнан соң яныма килде дә: «Син бу җырны репертуарыңнан төшермә, һәрвакыт җырла», — диде ул.

Атказанган артисты исемен алганда да рекомендация бирүчеләр арасында Илһам абый, аның баянчысы Рөстәм Вәлиев та бар иде.

— Сәхнә артындагы тормыш нинди ул, Ренат абый? Көенгән чаклар булдымы?

— Артистларның сәхнәдә — бер төрле, сәхнә артында үзләрен бөтенләй башкача тотканнары да бар шул. Дөресен әйткәндә, йөрәккә ятмаган кешеләр бар инде. Начар сүзләр әйтүчеләр дә очрады. Кайбер кешеләр белән сөйләшәсе килмәгән чаклар да булды. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Алар белән аралашмыйсың гына инде. Үз тормышлары белән яшәсеннәр.

— Болай булгач, дуслык була аламы соң?

— Артистлар арасында дуслык юк, һәр артист үзен йолдыз дип саный, ә калган кешеләр — конкурентлар. Дуэт булса гына дуслык бар. Ялгыз кеше кем белән дуслашсын инде? Дус булып йөрүчеләр — ясалма дуслыкны күрсәтә, күз буяу, пиар өчен. Чынлыкта, артистлар бер-берсен яратмый.

«Җырлавы ярый инде» дигән артистлар да бар. Андыйлар да булсыннар. Тәмәке тартып, эчеп йөргәнче, җырлап йөрүләре мең кат яхшырак.

— Хәзер һәр җырчының үз аккаунты бар. Сезнекен тапмадым. Халык белән араларны якынайтасыгыз килмиме?

— Социаль челтәрләрдән биздем. Вконтакте, одноклассникида сәхифәм бар иде. Ләкин мошенниклар кереп, дусларымнан акча сорап, хатлар язып чыккан. Шул очрактан соң битемне яптым. Хатынның инстаграмы бар, миңа шул җитә. Кызык әйберләрне миңа күрсәтеп бара.

Шәхси тормышны социаль челтәргә куюны да дөрес гамәлгә санамыйм. Сүз әйтешү, ызгышу — чүп ул. Булса — иҗат кына булсын.

«Башта көй көйлим, шуннан соң шул көйгә шигырь эзлим»

— Элек концертларда запискалар, хатлар язу модада иде. Андый хатларны һәр җырчы алгандыр инде…

— Мәхәббәт хатлары килмәде, ләкин шигырь юллаучылар бар иде. Минем көй язуымны сорап. 50-60лап җырым бар. Әле яздырмаганнары дә байтак.

— Музыкаль белем булмагач, җыр язып буламы?

— Була икән. Миңа музыка төнлә йоклаганда килә башлады. Көе, хәтта сүзләре белән колакка ишетелә. Җырлап ятам. «Тор, тор» дип, үз-үземне уятам. «Әй, иртән торгач язып куярмын әле», — дип уйланып куям да, торгач онытыла. Янымда гына кассета уйната торган магнитофон бар иде, башымда калган көйне «мыгырдый» идем шунда. Иртән торгач, тыңлап язам. Барабаннан тыш, гитарада, хромка гармунда да бераз уйный идем. Шулай, көйләр чыга башлады.

Беренче язган җырым Ренат Харис сүзләренә «Көз гөлләре» дип атала. Роберт Әхмәтҗанов, Сания Әхмәтҗанова, Шәмсия Җиһангирова шигырьләренә дә көйләр яздым. «Якыным» җыры — Шәмсия ханымныкы. Көй алып килдем дә, Шәмсия ханым коридорда ярты сәгать йөреп торырга кушты. Ярты сәгатьтән шигырь әзер иде.

Бервакыт «Татмедиа”ның хәзерге бинасы янына машина белән килеп туктадым да, Сания Әхмәтҗанованы чакырып, сүзсез җырымны тыңлаттым. Ул кассетаны кабинетында тыңлап, шул ритмга, көйгә шигырь язды. «Бердәнберем булмадың» җыры әнә шулай туды.

Галимҗан Гыйльмановның шигырьләренә дә 5-6 көй яздым. Илдар Юзеевның «Табигать уены» дигән шигыренә көй яздым. Татар халык ашлары йортында Гүзәл белән эшләгәндә җыр язып бирергә сорадылар. Шәмсия Җиһангирова сүзләрен язды, мин — көен. Күбесе әзер шигырьгә көй яза бит. Ә минем киресенчә: мин баштан көй көйлим, шуннан соң шул көйгә шигырь эзлим.

— Бу җырларны күп кеше ишетмәгән…

— Без аларны радиода яздырган идек, җырларым худсовет аша үтеп, бүгенге көндә «Татарстан» радиосы архивында саклана.

Элек «Тәртип» радиосында җырларыбызны куялар иде. Әти һәрчак шул радионы тыңлап: «Улым, сине яңгыраттылар», — дип шалтырата иде. Хәзер куймыйлар шул. Әтиемә 95 яшь, исән-сау, Яшел Үзән районы Норлат авылында тора.

Гомумән алганда, җырларым Европа стиленә тартым. Аранжировкаларда баян яңгырамый диярлек.

— Җырыгызны берәр кеше ошатса, бушлай гына бирәсезме? Яки сатасызмы?

— Сорап мөрәҗәгать итсәләр, җырларымны бик рәхәтләнеп бирергә әзер. Сорасыннар гына. Бер тиен акча алмыйча бирәм. Аранжировкасын да кызганмыйм. Җырласыннар, мин сөенәчәкмен генә.

Җырларымны Яшел Үзәндә яшьләр башкарды, бәйгеләрдә катнаштылар. Бер кыз «Көз гөлләре» дигән җырым белән Гран-при алды. Бәйгеләрдә тавышны күрсәтергә кирәк бит, шуңа күрә бөтен кеше дә җырларымны алмый. Алар өчен зур диапазонлы тавыш кирәк.

«Мәхәббәт белән яшәргә кирәк»

— Әле бүген дә Яшел Үзәндә яшәп ятасыз дип беләм. Нигә Казанга күченмәдегез?

— Казанга күченергә уйлаган идек, хатыным да каршы килмәде. Казан белән Яшел Үзән арасында йөри-йөри ничә тонна бензин ягылгандыр… Тик уйлаштык та, Яшел Үзәндә калырга булдык. Яшел Үзәндә — яшәве, Казанда эшләве яхшы.

Хатыным Гөлнур исемле. Кызым — Гөлназ. Ике оныгым бар, Гадел исемле оныгым 9нчы класста укый. Икенче оныгым Самир киләсе елга беренче класска укырга керә. Танир исемле улым бар. Ул исемне үзем уйлап чыгардым. Арттан алга таба укысаң, минем исем килеп чыга. ЗАГСта бу исемне язарга теләмәделәр. Шулай да, ахыр чиктә теркәделәр. Танир дигән исем төрекләрдә дә бар икән. Башта, әлбәттә, үземә үк кыен булды. Мондый исем булмагач, бу малай ничек яшәр, язмышы нинди булыр, дип борчылдым. Исемнең барлыгын белгәч, рәхәт булып китте.

— Балаларыгыз иҗат юлын сайламадымы?

— Улым Казан авиация институтында укыганда «Ай-һай» дигән ансамбльгә йөрде. Дүрт егет иде алар. Хәзер ул малайлар кайсы кая таралышты…

— Алла боерса, Сезгә быел июньдә 65 яшь тула. Үзегезне ничек хис итәсез?

— Мин үземне яшь дип саныйм әле. Кайчак банкетта 60 яшьлек кешеләр белән эшләргә туры килә. Кыяфәтләре белән миннән олырак күренгәч, боларга яшемне әйтмим. «Әй, син яшь әле», — дип әйтәләр үзләре үк. «Яшь шул, синнән биш яшькә генә олы», — дим. Ышанмыйча торалар.

Идел яры буенда дача алган идек. Яхшылап тышлап чыктык, суын, газын керттек. Хәзер табигатьтә тынычлыкта рәхәтләнеп торабыз. Балык тотарга яратам. Шәһәргә кайтасы да килми. Әле менә кар явып тора, без көрәп, ташып торабыз. Эшләп яшибез. Фитнес» булды дип көлешәбез. Мунчабыз да бар. Ике килограмм авырлыктагы балыклар тотам. Аны судан тартып чыгаруы үзенә күрә рәхәт! Төнге өчтә чыгып китәм, сәгать уннарга тотып кайтып керәм…

Чит илгә барган да юк, барасы да килми, тартмый да. Төрле сәяхәт тапшыруларын карыйм — шул җитә миңа…

Иң мөһиме — кешегә мәхәббәт кирәк, Зилә. Мәхәббәт белән яшәргә кирәк. Мәхәббәт белән генә кияүгә чыксыннар, өйләнсеннәр иде. Чын мәхәббәт булсын иде ул.



Галерея: Җырчы Ренат Шаһидуллин белән әңгәмәдән фоторепортаж

Ренат Сәлимулла улы Шаһидуллин — 1957 елның 26 июнендә Апас районы Иске Йомралы авылында туа. 1980-1985 елларда Казан дәүләт төзелеш институтында белем ала. Укыган вакытта институтның вокаль-инструменталь ансамблендә солист була. 2005 елдан «Татар халык ашлары йорты»нда җырчы булып эшли. 2008 елдан «Родина» мәдәният йортының татар театры режиссеры була. Татарстанның атказанган артисты исемен ала.

1999 елдан Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Красноярск, Самара, Томск, Осмк, Уфа, Югорск һ.б. шәһәрләрдә чыгыш ясый. Татар тамашачысына «Бердәнберем булмадың», «Көт мине», «Дускаем», «Яшьлек ярасы», «Көз гөлләре» һ.б. җырлары аша таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100