Җырчы Регина Тимербулатова кияүгә чыга
Яңа ел каршылаганда Регинага сөйгән егете тәкъдим ясаган.
2021 елны каршылаган чакта җырчы Регина Тимербулатовага егете кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Бу турыда Регина инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
«Әйе! Мәңгегә синеке! Нәкъ 12 сәгатьтә, курантлар суккан чакта иң яхшы егет миңа тәкъдим ясады. Матурым, сине чиксез яратам», — дип яза ул.
Регинаны Айсылу Габдинова, Гөлнара Габидуллина котлый. Инстачылар бертавыштан бәхет тели.
«Ел бик яхшы башлана. Алда безне бәхет тулы гомер көтә», — дип сөенечен уртаклаша җырчы.