Җырчы Равил Галиев 50 яшьлек юбилеена әзерләнә
Җырчы Равил Галиев 50 яшьлек юбилеена әзерләнә
90нчы елларда татар эстрадасы йолдызы, популяр җырчы Равил Галиев 50 яшьлек юбилеена әзерләнә. "Без картаймый кем картайсын, инде Равилгә дә иллеме?" дип уйлап куйдыгызмы? Әйе шул, әле кайчан гына "30 яшь" дигән җырында "Утызда кем карт булсын" дип җырлаган иде, инде шуннан соң да егерме ел узып киткән.
Равил Галиев юбилеен "Җил исә" дип аталган спектакль-концерт итеп үткәрмәкче. Җырчы Чаллыда яши, концерты да шунда булачак.
Юбилеена Равил яңа һөнәр дә үзләштерә икән, бу хакта ул инстаграмында хәбәр иткән. Ул гитарада уйнарга өйрәнә. Репетициясеннән видео-өзек карагыз: