Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рамил Закировның 27 яшьлек туганы вафат

«Рөстәм миңа үз энем кебек якын иде», — ди Рамил.

news_top_970_100
Җырчы Рамил Закировның 27 яшьлек туганы вафат
социаль челтәрләр

Җырчы Рамил Закировның якын туганы вафат булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итә. 

«Фәрештәм, мин үзем, балаларым, балаларымның балалары исән вакытта син безнең йөрәкләрдә булырсың. Апаем, тыныч йокла. Мин сине яратам. 

Дөньядагы иң акыллы, иң укымышлы, иң тыйнак, иң яхшы кеше идең син. Бәхил бул. Мин сине бик сагынырмын. И, Раббым, урыны оҗмах түрләрендә булса иде Рөстәмебезнең.

Дуслар, бик авыр. Җанда бушлык, әрнү, ачыну. Ничек кичерергә бу хәсрәтләрне?

Ул һәрвакыт теләсә нинди «кипиш”ны күтәреп ала иде. Юлда йөргәндә бергә интеллектуаль уеннар уйнау гадәтебез бар иде. Ул уеннар бары тик аның белән генә кызык һәм мавыктыргыч була иде. Без бик озак вакыт бергә эшләп йөрдек. Мин мәҗлесләр алып бардым, ул тавыш операторым булды. Россия дәүләт хокук университетын кызыл диплом белән тәмамлаган иде», — дип хатирәләре белән уртаклаша Рамил.

«Интертат» хәбәрчесе шалтыраткач, Рамил бик авырлык белән генә Рөстәмнең туганнан туган энесе икәнлеген, көтмәгәндә-уйламаганда йөрәк белән китеп баруын әйтте. «Ул миңа бертуган энем кебек иде. Без бергә уйнап үстек, икәү эшләп тә йөрдек. Аңа нибары 27 яшь иде. Гаилә корырга да өлгермәгән иде әле», — дип кенә әйтә алды ул. 

Җырчының тирән кайгысын уртаклашабыз. Рөстәмнең авыр туфрагы җиңел, каберләре нурлы булсын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100