Җырчы Рамил Закиров өйләнде!
"Алтын барс" иясе Рамил Закиров яшь кәләше белән Казан ратушасы янында төшкән фотоларын инстаграмга куйды.
"Мин рәсми рәвештә өйләнеп, ир булдым" дип язып куйган ул фото янына.
Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
- "Тик син генә", "Эх, дәрт бар иде" кебек популяр җырларны башкаручы Рамил Закиров никахы турында узган көздә язган идек. 30 сентябрь көнне ул Чаллы кызы Илүзә белән никах укытты. "Илүзә белән 3 ел буе очрашып йөрдек. Икебез дә Чаллыдан, никахыбыз да Чаллыда узды", - дигән ул Рамил ул вакытта.