Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рамилә Хәйретдинованы рәнҗеткәннәр

Рамилә Хәйретдинованың бик усал бер хейтеры барлыкка килгән. Бу турыда җырчы инстаграмда яза.

news_top_970_100
Җырчы Рамилә Хәйретдинованы рәнҗеткәннәр
https://www.instagram.com/ramilushkin/

«Бу тормышта идеаль кеше юктыр инде ул…. Булса да меңгә бер генә. Гөнаһларым да бик күп, кимчелекләремне әйтеп торасы да юк. Бар алар. Матур итеп сөйләшә дә белмим. «С» хәрефен гомумән әйтә алмыйм. Тик шулай да бер кешегә дә начарлык эшләгәнем юк. Рәнҗетмим дә.

Ә менә мине бер сәбәпсезгә рәнҗетергә берәүнең хакы бар бугай. Бер хейтер барлыкка килде. Тетә мине», — дип язган ул.

Популяр артистларның кара эчле «дуслары» булмыйча калмый инде ул. Илсөя Бәдретдинова сторисларында «Саимә апа» исемле хейтерының ниләр язганын да күрсәтә иде әле. Рамилә Хәйретдинова алай хатларны халыкка чыгарып тормаган. Әмма артистның подписчигы язган сүзләрне авыр кабул иткәне сизелеп тора.

«Ул кеше башта син — Рамилә булып яшәп карасын. Көн дими, төн дими эштә сез Рамил белән. Ә бу эшлексез кешеләр сездән көнләшеп ятканчы, бакчачылык белән шөгыльләнсеннәр»;

«Бер-берегезне хөрмәт итеп, кеше сүзенә колак салмый яшәгез», — дип тынычландырганнар җырчыны инстаграм дуслары.

Рамиләнең Дилә апасы да: «Рамилә, наным, ничек бар — шундый син. Борчылма. Синең өчен өзелеп торган апаларың, җизнәләрең бар. Әти-әниебез, Аллаһка шөкер, исән-саулар. Туганлыкның кадерен белеп, аралашып яшибез, бер-беребезгә хөрмәт зур. Барлык гаилә дә шулай яши аламы? Бер-берсе белән йөрешмиләр, хөсетлек, әрнү, ярсу белән тулган күңелләрдән ни көтәсең. Шул начар сүз, төрттерү кала. Бу дөньяга ник туганына үкенүчеләр дә, бәхетсезләр дә бик күп. Шуның ишеләр кешедән гаеп эзли, тәм таба. Безнең тормыш - тимер йозак. Тиз генә ватып керәм дип уйламасыннар. Бер гөнаһсызга рәнҗетүләрнең ахыры була, аларны Ходай хозурына калдырабыз. Көнләшмәгез, көнләшүләр бәхетсезлек алып килә. Кулымны йөрәгем түренә куеп әйтә алам — без бәхетле», — дип, матур сүзләр язып калдырган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100