Шатлыклы яңалыгы белән Нюша инстаграмында уртаклашкан.
"Лапочка дочка", дип язуыннан Нюшаның кыз бала алып кайтуы аңлашыла.
"Безнең фәрештәбез", дип язган постында Нюша.
Starhit сайты Нюшаның АКШта Майамида бәбәйләгәнен яза.
Нюшаның ире Игорь Сивов та инстаграмга сөенечле пост куйган. "Мин өч тапкыр әти кеше, ләкин беренче тапкыр балам туганда сөеклем янында булдым. Ирләр, мин тойган хисләрне гади тормышта тоеп булмый. Хатын-кыз кичергәнне бер генә ир-ат та кичерә алмас иде. Хатыннарыгызны саклагыз", - дип язган ул.
Нюша - Сивовның икенче хатыны. Игорь Сивов татарстанлыларга яхшы таныш, ул Казанда Универсиадага әзерлек комитетында түрә иде.