Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадә Донбасстагы туганнарының язмышын ачыклый алмый

Җырчы Нурзадә Донбасстагы вәзгыять һәм Горловка шәһәрендә яшәгән якын туганнарының язмышы өчен борчыла.

news_top_970_100
Җырчы Нурзадә Донбасстагы туганнарының язмышын ачыклый алмый
Рамил Гали

«Горловка. Күңелгә авыр. Фашистлар бетмәделәрмени әле алар? 

Шушындый матур шәһәрләрне көлгә әйләндереп баралар. 

Бу бит чын сугыш!

Горловка шәһәрендә булганым бар. Донецкида да. Әниемнең бертуган абыйсы, җиңги, минем туганнан туган сеңелләрем шушы шәһәрдә яши иде.

Аның роза чәчәкләренә күмелеп утырган шәһәр икәнлеген күргән булсагыз, шаккаткан булыр идегез. Андагы матурлык, каштан агачлары, абрикослар бездәге алмагачлардан да күбрәк иде. Андагы кукуруз чәкәннәре, хәлвә-кәнфитләр, җиләк-җимешләре. 

Болар юк бит инде дип күз алдына китерергә дә куркам. 

Бүген карыйм да, коточкыч бит бу дип уйлап куям. 

Ә менә туганнарның кайдалыгын белә алмыйбыз. Әнинең бертуган абыйсы Зиннәт абый шул шәһәрдә күмелде. Ул вакытта аны җирләргә беркем дә бара алмады, чөнки Украина белән аерылышып йөргән чаклар иде. 

Әлфия, кияүгә чыгып, Смоленск якларына киткән иде. Алар исән-саудыр. 

Флера җиңги олы яшьтә иде инде. Ул кайда икән?

Ә менә Лилия сеңлем шулай ук шахтер егеткә кияүгә чыгарга җыена иде. Абый да гомер буе шахтада эшләде. Кайда икән алар дибез. Җан әрни, туганнар бит. Нишләп кайтмадылар икән дибез. Җиңги Башкортстаннан иде, бәлки шунда кайткандыр.

Югалтыштык шул, югалтыштык. Әле бер 2012-2013 елларда скайптан аралашкан идек җиңги белән. Нишләп болай булды соң бу дөньялар. Ничек рәхәт яшәгәнбез икән. Ара якын булмагач җәйләрен, әллә нигә бер кайткалыйлар иде. Соңгы тапкыр мин студент вакытымда бардым. Нәрсә эшләдегез сез, нәрсә эшлисез?» — дип өзгәләнгән җырчы.

Туганнарын табар өчен Нрузадәгә инстагарм дуслары «Жди меня» тапшыруына язып карарга киңәш иткән. Үзләре дә Нурзадә хәлендә булган кайбер инстачылар үз туганнарының язмышы турында сөйләгән.

«Безнең дә әниемнең абыйсы белән туган апай Донецк өлкәсендә, туганнан-туган Флера апа төп йортта Макеевка бистәсендә яшәде (Горловкадан ерак түгел). Бертуган апам белән телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Сугыш, атышлар тавышы ишетелеп тора ди. Әйе, бик куркыныч заманда яшибез. Комсыз җитәкчеләр кеше язмышлары белән уйныйлар. Аллаһы Тәгалә сакласын! Гади халык, солдатлар, туганнарым өчен борчылам»;

«Әйе, сеңлем, без дә туганнарны 2014 елда кайтартып, шушы каһәр суккан сугыштан саклап калган идек. Безгә дүрт гаилә кайтты, барысы да ирем ягыннан. тынычлангач киттеләр. Ике гаилә әле дә Казанда яшәп ята. Бу юлы да шалтыратып ярдәм тәкъдим иттек. Бу юлы, ни булса да, чыкмыйбыз өйдән диделәр. Апага 85 яшь инде, аңларга була. Кызы да ята торган инвалид. Көн дә хәлләрен белешеп торабыз. Үзебез дә 9 ел Луганскта гомер иттек, — дигән комментарийлар бар.

  • Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларын рәсми тануы турында карарны имзалады
  • Татарстан Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә әзерләнә
  • Донбасста вәзгыять кискенләшә: ДНРда яшәүчеләрне Россиягә эвакуацияли башладылар


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100