Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадә: «Дөньядагы иң кирәкмәгән һөнәр ияләре без хәзер…»

Коронавирус сәбәпле килеп туган бүгенге вәзгыять беркемне дә битараф калдырмый. Ләкин беребез дә берни эшли алмый. Әнә, җырчы Нурзадәнең дә моңа бәйле кыенлыклар белән очрашуына, дөньяның кая тәгәрәвенә әрнеп йөргән көннәре.

news_top_970_100
Җырчы Нурзадә: «Дөньядагы иң кирәкмәгән һөнәр ияләре без хәзер…»
"Татар-информ" архивы

«Көлсәң — көл, еласаң — ела… Ачка үләргә дә мөмкин QR-кодың булмаса. Хәзер без аннан башка кеше дә түгел бугай инде. Адәм көлкесе!

Кайчак көне буе эшләр белән йөргәч, көнгә бер булса да ашыйсы килә башлый (тәки ашамыйча торырга өйрәнеп булмады). Шулай итеп, берничә көн элек мин бер кафега кереп, тукланып чыгарга уйладым. Ишекләрен ачып җибәрүгә бик мөһим кыяфәт белән шул кодны һәм паспортны сорадылар. Миңа бер чынаяк чәй генә кирәк иде, дим. Бездә «на вынос» кына, монда ашау тыела, диделәр.

Ярар, киттем икенчесенә. Монсында ишек ачып, бер адым да атларга өлгермәдем. Тагын шул әлеге дә баягы код һәм паспорт… Мин әйтәм, паспортның да дәрәҗәсе төште. Ул бит инде бөтен җирдә күрсәтеп йөри торган кәгазь кисәге түгел! Кафеларга да бер сүзем юк. Шулай кушылган бит инде аларга. Бар инде хәлләр…

Аптырагач, кибеттән ряженка алып эчтем. Кайнар ризык булса, ашказына яхшырак була иде, кәнишне.

Элек мин кечкенә вакытта авылларда сарык, дуңгыз фермалары бар иде. Менә шунда бәтиләрнең дә, дуңгыз балаларының, зурларының да колакларына сан сугылган була иде (мескенкәйләрем). Хәзерге чор миңа шул бәтиләрне хәтерләтә. Инде маңгайга пичәт белән номер гына сугып куясылары калды. Әй, шәп тә була инде, әйеме?!. Ашыйсың киләме — күрсәт нумерыңны, концерт-театрга барасыңмы — кайда пичәтең…

Кешелек дәрәҗәңне төшереп, үзеңнең чын икәнеңне исбатлап йөр инде. Хурлык», — дип пост язган инстагарамда Нурзадә.

Бүген бу тема күпләрнең күңелен айкый. Чарасызлык ачуны китерә. Гомумән, кешелек аптырашта. Җырчы прививка ясату-ясатмау турында бер кәлимә сүз кузгатмаса да, сорау шуңа барып тертелә. Кемдер прививка ясатуны — бу баткаклыктан чыгуның бердәнбер ысулы дип саный, икенчеләр әле яңа гына барлыкка килгән вакцинадан курка, шүрли, икеләнә. Авыруны үз башыннан кичергәннәр, якыннарын югалтканнар — бер төрле, әле авырып карамаган яисә җиңелчә кичергәннәр башкача уйлый. Нурзадәнең әлеге посты астындагы фикерләр дә капма-каршы.

«Мин һич аңламыйм бу кешеләрне. Күреп торасыз бит инде: халык кырыла… Чирлиселәре дә килми, прививка да ясатмыйлар. Башта чиргә ышанмадылар. Автобуста маска кимичә олы-олы апалар-абыйлар талашып, сугышып ятты. Хәзер чирнең барлыгына да ышандылар, ләкин прививка ясата күрмәгез, дип коткы тараталар. Гомер-гомергә куркыныч чирләрне прививка белән җиңгәннәр бит. Тарихтан беләбез… Нурзадә, чәй эчә алмаганнан гына зарланмагыз. Чирләп, көчкә үлемнән калган кешеләрдән сорашыгыз әзрәк…»

«Нәрсә кушсалар, шуны эшләп йөргәнгә мыскыл итәләр дә инде. Әгәр дә халык бердәм булып, үз хокукларын белсә, моның кадәр булмас иде. Закон белүчеләр дә бар арада, ләкин бик аз. Ясалма чирдән халык кырыла. Яхшы әйберне халыкка көчләп такмыйлар. Бик каты халык өчен кайгырткач… Нишләп соң бер генә ай булса да ипотека, кредитларны түләмәслек итеп ясамыйлар”, — дип язганнар. 

Җырчы үзе соңгысына җавап итеп:

«Шулай шул менә. Нишләп витамин С булса да бушка тартамыйлар. Без — җырчылар бүген, гомумән, иң кирәксез кешеләр булып калдык. Дөнядагы иң кирәкмәгән һөнәр ияләре. Ә бит ипотека, кредит бездә дә бар. Берсе дә, тукта әле, сезнең хәзер концертларыгыз юк, яшәргә акчагыз бармы, дип сорамый”, — дигән.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100