Җырчы Нурисламны озату урыны билгеле
Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме Казан моргы янында булачак.
Җырчы Нурислам иртәгә, 10 ноябрь көнне үзенең туган ягы — Питрәч районының Кәвәл авылында җирләнәчәк. Хушлашу мәрасиме Казан моргы янында булачак. Бу турыда «Интертат»ка мәрхүмнең улы Артур Аргаков хәбәр итте.
Нурислам, соңгы вакытта сәламәтлеге белән проблемалары булса да, хастаханәләргә барырга теләмәгән. Кичә кан басымы бик югары күтәрелгәч, якыннарына өч тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән. «Беренче ике чакыруыбызда табиблар үзләре алып китмәде. Ә өченчесендә әти үзе табиблар ярдәменнән баш тартты», — дип сөйләде Артур.
Җырчы иртәнге биштә улы Артур һәм якын кешесе Алсуның күз алдында вафат булган.