news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нәргиз: "Монастырьга китәм"

Җырчы Нәргиз: "Монастырьга китәм"

news_top
Җырчы Нәргиз: "Монастырьга китәм"
Җырчы Нәргиз продюсер Максим Фадеев белән эшли иде. Хәзер алар арасында җәнҗал чыккан. Нәргиз исә монастырьга китәм дип яный. Бу турыда "Москва" телеканалы хәбәр итте.

Нәргиз бу турыда Инстаграмдагы сәхифәсенә язган. Ул посты янына биек үкчә кигән монах хатыннар төшерелгән фото куйган, язылучыларын да үзе белән чакыра.  "Соңгы вакыйгалардан соң, монастырьга китәм. Кайсыгыз минем белән?" - дип яза ул.

 
Нәргизнең фанатларының бер өлеше постны чынга алган, башкалары шаярту икәнен аңлаган. 
Максим Фадеевның MALFA продюсерлык үзәге Нәргиз белән контрактны өзәргә җыенуын хәбәр итте. Алар Нәргизгә бу оешма белән эшләгәндә чыккан барлык җырларны җырлаудан да тыю белән яный. Җырчыга рәсми документ тапшырганнар инде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Үзәк Нәргизнең августта булачак турын оештырудан да баш тарта. Шулай итеп Юрмала, Красногорск һәм Чайковский шәһәрләрендә концертлар булмый калуы да ихтимал.

Максим Фадеев әлегә бу җәнҗал турында үз фикерен халыкка белдермәде.

Җырчы Нәргиз "Голос" тамашасында икенче урын алганнан соң, Максим Фадеев белән эшли башлаган иде. Җырчы "Я не твоя", "Я не верю тебе!", "Беги", "Шум сердца", "Прощай, любимый город" җырлары белән халык күңеленә керде. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар