Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нәргиз дүртенче тапкыр кияүгә чыккан

Артистның сөйгәне үзеннән 12 яшькә кечерәк.

news_top_970_100
Җырчы Нәргиз дүртенче тапкыр кияүгә чыккан
https://www.instagram.com/nargizzakirova_official/

Җырчы Нәргиз Закирова дүртенче тапкыр кияүгә чыккан. Туй мәҗлесе Франциядә узган. Нәргиз сүзләренчә, сөйгәне Антон Ловягин җырчыдан 12 яшькә кечерәк. Бу хакта Вконтакте сәхифәсендәге «Шоумания. Новости о звездах» төркемендә хәбәр ителә. 

Нәргиз белән Антон эш вакытында танышканнар һәм бу роман чын мәхәббәткә әверелгән. «Минем сөйгәнем (ирем дип тә әйтсәк була инде) искиткеч кеше. Сигез ел элек ул безгә техник булып эшкә урнашырга килгән иде. Безнең шуннан бирле аерылышып торганыбыз юк», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан Нәргиз.

51 яшьлек Нәргизне ире белән яшь аермасы борчымый. «Сизелми дә. Мин тормышны бик яратам һәм аз гына булса да бала булып калырга тырышам. Үземнең күңелемә якын кешемне сайлап алдым. Ул мине үзенең туры сүзле һәм гади булуы белән җәлеп итте. Ул - минем ышанычлы кешем, таянычым һәм ярдәмчем», — дигән Нәргиз. 

Нәргиз Закирова моңа кадәр өч тапкыр кияүдә булган иде. Аның Руслан Шәрипов белән никахыннан Сабина исемле кызы туды. Рок-йолдыз Ернур Канайбековка кияүгә чыгып, җырчы улы Ауэльны алып кайтты. Өченче тапкыр тормышын Америка музыканты Филипп Бальзано белән бәйләде. Аның әлеге никахтан кызы Ләйлә дөньяга килде. Шулай ук артистның оныклары Ноя һәм Леваны (Сабинаның балалары) тәрбияләве билгеле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100