Җырчы Миндияр Шәймәрданов гаиләсендә зур сөенеч
Ләйлә һәм Миндияр Шәймәрдановлар беренче тапкыр әти-әни булган.
Яшь җырчы Миндияр Шәймәрданов күңелле хәбәр белән уртаклашты. Җырчының кызы туган.
«Рәхмәт сиңа, матурым, кызыбыз өчен. Тигезлектә үстерергә насыйп итсен», — дип, тормыш иптәше Ләйләгә матур сүзләр калдырган ул инстаграмда.
Виртуаль дуслары да Шәймәрдановлар гаиләсе өчен шатланган. «Сау-сәламәт, игелекле, пар канатлы, бәхет өчен туган сабый булсын. Тормышыгызга матур мизгелләр, якты истәлекләр өстәп, куандырып яшәсен кызчыгыгыз, — дип язганнар.