Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Миләүшә Сафина яңа туган баласы белән бала тудыру йортыннан чыккан

Күптән түгел икенче баласын тапкан җырчы хастаханәдән чыгуы турында Инстаграм битендә хәбәр иткән.

news_top_970_100
Җырчы Миләүшә Сафина яңа туган баласы белән бала тудыру йортыннан чыккан
"Татар-информ" архивы

Инстаграмга керткән фотодан күренгәнчә, Миләүшә Сафинаны, уллары Даниярны каршыларга яшь әти Фәгыйль һәм җырчының беренче никахыннан туган кызы Мәрьям килгән.

Миләүшә Сафинаны инстадуслары да шатлыклы яңалыгы белән котлаганнар.

«Бәхетле булыгыз! Ходай үз юлын күрсәтә ул, Миләүшә. Улыгызның дүрт ягы исән-сау булсын. Бәхет, шатлык, җан тынычлыгы телим, пар канатлар астында үссен җимешләрегез», «Бәхеттә, рәхәттә, шатлыкта-байлыкта, мәхәббәттә яшәргә насыйп булсын сезгә», «Иң бәхетле әти-әниләр булыгыз», — дип яза җырчының инстадуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100