Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Марсель Вагыйзов: “Зәвыклы тамашачы аз”

Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов концертында башлыча татар халык җырлары, ретро җырлар яңгырады. Мәсәлән, “Зәңгәр күлмәк”, “Әйт, дускаем, әйт”, “Эрбет” һәм башкалар.

news_top_970_100
Җырчы Марсель Вагыйзов: “Зәвыклы тамашачы аз”

“Әйдә инде, ташла ул татар халык җырларын башкаруны!”

Концерттан кайтканда, үз-үземә сорау бирдем: татарның моңлы җырларын тыңлаучы тамашачылар саны кайчан да булса артыр микән? Җырчы сандугач күк өзгәләнеп җырлый, тырыша. Ә аны тыңлаучылар күп түгел.

Гадәттә, иҗат юлларының башында татар халык җырларын башкарганнар әлеге композицияләрне җырлап артык популяр булуның мөмкин түгелен аңлап, попсага күчә. Андыйлар күп. Шушы әйбергә төшенүгә, сикереп биеп, кылана башлыйлар.

Шоу-бизнес: “Әйдә инде, ташла ул татар халык җырларын башкаруны. Менә бит “шытыр-пытыр” җырлар бар, аларны җырлагач, җырчы бит бик тиз популярлаша”, - дип тора төсле.

Әлеге фикерләремне Марсельга да әйттем. Ул миңа: “Алар акча коллары. Кара пиар белән исем ясап йөрүчеләр. Моның өчен бит иртәме-соңмы җавап бирәсе бар... Шуны оныталар”, - дип җавап кайтарды.

Марсельның концерты бер агымда үтте. Артык сүз, тезеп боларга-тегеләргә әйтелгән рәхмәт сүзләре юк. Җырчының сәхнәдән әйтелгән бер сүзе исемдә калды: “Әлеге җырларны тыңларлар иде дә бит, тыңлатучысы юк. Радиода, телевидениедә аларны хәзер, кызганычка каршы, тыңлатмыйлар. Шуңа күрә безгә кала инде әлеге җырларны сезгә җиткерергә, яшьләрнең колакларына ишеттерергә”, - диде.

Марсель сайлаган юк җиңел түгел. “Ул мине яратты, ә мин аны юк” тибындагы җырлар башкаручылар өчешәр-дүртешәр көн тулы залларда концерт куя. Әмма әлеге җырчылар гомерлек микән? Замана үзгәрмичә тормый, тамашачының да кызыксынулары алмаша. Ә татар халык җырлары, ретро җырлар мәңгелек. Димәк, әлеге җырларны башкаручы җырчыларның да исемнәре онытылмас.

Венера Ганиева Марсель Вагыйзов белән горурлануын әйтте. "Мин үземнең шәкертләремне мактыйм. Марсель мактарлык бит! Теләче җимешем. Шәкертләрем арасындагы иң югары профессиональ дәрәҗәдә җырлый торганы. Карагыз аның репертуарын. Затлы, зәвыклы. Менә шундый репертуар тәкъдим итәргә кирәк! Аякны гына биетеп түгел. Сәхнә тормышы матур, әмма ул ат булып җигелеп эшләгәндә генә бәхет елмая. Марсель бик тырыш", - дип сөйләде ул. Венера Ганиева үзенең легендар җырчы булуын әйтеп узды һәм тамашачылардан алкышлар сорады. Алкышлар гына түгел, ике бармагын авызына кабып сызгырыгыз дип тә күрсәтте. Аз гына булса да, сызгыручылар да булды. 

Чулпан, тыйнаграк бул

Чакырылган кунаклар арасында җырчы Чулпан Юсупова да бар иде. Кунак дигән сүзне ассызыклыйсым килә. Соң, Чулпан, үскәнем, кунакка килгәч, тыйнак булырга кирәк икәнен аңлатмадылармыни?! Тамашачылар янына төшеп, аларны җырлатты. Сәхнәдә тыйнак кына басып җырлаган Марсельдән соң зур контраст булды бу. Шулай да Чулпанның чыгышыннан соң миңа берәү килеп: “Әллә теге кызның концерты булдымы бу? Аның чыгышы Марсельныкына караганда күңеллерәк булды бугай”, - ди. Тыйнаграк бул, яме? Бу кеше концерты, синеке түгел.

Чулпан Марсель белән дус булуын әйтте. “Бүген сәхнәдә конкуренция көчле. Дуслыкны саклап калу бер дә җиңел түгел”, - ди Чулпан үзе. Аның чыгышын карагач, Марсельгә номинация бирергә булдым. Марсель Вагыйзов татар эстрадасында иң тыйнак җырчы!

“Зәвыклы тамашачы аз”

Концерттан соң Марсель белән җыр, мәдәният һәм милләт турында сөйләштек.

- Репертуар туплаганда, иң беренче нәрсәгә игътибар итәсең?

- Минем тарафтан башкарылган җыр чын күңелдән язылган, тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек сүзләре булырга тиеш.

- Билгеле, бүген тамашачыларга “сикереп бии” торган җырчылар кызык. Нигә әлеге калыпка иярмисең?

- Гаиләдә һәм укыганда алган тәрбия аркасында әлеге калыпка иярә алмыйм.

- Татар халык җырларын башкарасың. Тамашачы аларны ничек кабул итә?

- Үзебезнең халык җырларын бары тик зәвыгы булган тамашачы гына аңлап кабул итә. Кызганыч, андыйлар бүгенге көндә аз.

- Димәк, син бер дә җиңел юлны сайламагансың?

- Татар халык җырларын тамашачыга җиткерү җиңел түгел, әйе. Әйтеп киткәнемчә, аларны тыңлаучылар да күп түгел. Әмма күңелдә барыбер сүнмәс өмет бар әле.

- Зал җыю авырмы?

- Җырчыларның күбесе бүген зал җыя алмый. Шулай да килгән тамашачы бик канәгать булып кайтып китә концерттан. Бар бит әле ул үзебезнең милли көй сугарылган җырларны тыңлаучылар. Күп булмаса да, алар бар. Менә алар миңа алга таба иҗат итәргә көч өсти дә.

- Авторлар хәзер җыр сүзләре күпме акча сорый?

- Җыр сүзләре әллә ни кыйммәт түгел, ә менә көйләре кайбатрак йөри.

- Күпме ул “кыйбатрак”?

- 10-20 мең. Бер җырны халыкка җиткерер өчен аз дигәндә 150 мең кирәк.

- Эстрадада дусларың бармы?

- Юк дип әйтерлек. Бүген барысы да акчага корылган. “Син миңа, мин сиңа” кагыйдәсе буенча эшлиләр хәзер. Берничә фикердәш җырчы дусларым бар, ләкин алар ике-өч кенә.

- Җырлап эшләнгән акчага яшәп буламы?

- Аллаһка шөкер, яшәргә җитә. Гаиләмне дә акча белән тәэмин итәм.

- Балаларың татарча сөйләшәме?

- Сөйләшәләр дип алдыйсым килми. Татар телен кулланмыйлар диярлек. Бу минем җанымны әрнеткән күренешләрнең берсе.

- Нишләп сөйләшмиләр икән?

- Моңа ТВ, Интернет, замана үзе тәэсир итә. Шулар аркасында гаиләдә тере аралашу да кимеп бара. Мин казах, үзбәк, чеченнарга шаккатам. Алар беркайчан да бер-берсе белән русча сөйләшмиләр, үз телләрендә рәхәтләнеп аралашалар.

- Ә без?..

- Ә без берәр бәйрәм, чарада рус кешесе булса, телне вата-вата, рус теленә күчәбез.

- Нишләп бетәр микән безнең татар милләте, Марсель?

- Татар моңы, җыры бетсә, милләт тә бетәчәк. Тел турында әйтәсе дә юк инде... Тел беткәч, кысудан да туктыйлар инде...

- Тәмам бетергәч, үкенерләр микән?

- Терсәк якын, тешләп булмый кебегрәк булыр инде ул...Үзебезнең татар теле, моңы, җыры бетмәсен иде!

- “Попса” җырларына күчәргә уйламыйсыңмы?

- Юк, әлеге җырларны башкарудан үземә ләззәт алмыйм. Дини җырлар башкарырга планлаштырам.

- Син намаздамы?

- Әйе, Аллаһка шөкер. Аллаһ ярдәм итә ул, Алинә. Телебез дә, моңыбыз да бетмәс, Аллаһ боерса.

Әйе, татар телебез дә, моңыбыз да бетмәсен иде. Марсель кебек татар халык җырларын тамашачыга җиткерүче җырчылар саны да артсын иде!

Марсель Вагыйзов концертыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100