Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы МакSим сәламәтлеге аркасында сәхнәдән китә

Сәхнәне вакытлыча калдыруның сәбәбе - Татарстанның атказанган артисты күптән түгел җитди юл-транспорт һәлакәтенә очраган иде.

news_top_970_100
Җырчы МакSим сәламәтлеге аркасында сәхнәдән китә
tatmsk.tatarstan.ru

Россия эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе, якташыбыз, тумышы белән Казаннан булган МакSимның (Марина Максимова) сәхнәне ташлавы турындагы тетрәндергеч хәбәрне генераль менеджеры Маргарита Соколова җиткерә. Ул моны җырчының сәламәтлеге начарлану белән бәйләп аңлата. Шул сәбәпле якын арадагы бөтен концертлар да булмый, ди ул.

«Артистка һәм шәхсән үз исемемнән күпләр өчен моңсу һәм көтелмәгән хәбәр җиткерәм. 2019 елда юл һәлакәтендә алган имгәнүләрнең нәтиҗәләре кискенләшүгә бәйле рәвештә һәм табибларның киңәшләре буенча, без МакSимның билгесез вакытка ялга китүе турында карар кабул иттек. Планлаштырылган концертлар булмавы сәбәпле без тамашачылар алдында гафу үтенәбез. Барлык оештыручылар белән бу мәсьәлә аерым хәл ителәчәк. Мин сездән бу хәлгә зур җитдилек белән каравыгызны һәм артистка карата хөрмәт күрсәтүегезне сорыйм», — дигән ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дорогие друзья, коллеги, организаторы, все наши многочисленные фан-клубы, объединённые творчеством певицы MaкSим! На правах Генерального певицы хотела бы обратиться к вам от лица артистки и от себя лично с заявлением, которое для многих станет грустным и неожиданным. В связи с обострением проблем со здоровьем, связанных с травмами, полученными в аварии в 2019 году, и по настоятельным рекомендациям врачей, мы приняли решение об уходе МакSим в бессрочный отпуск на неопределенный срок, начиная с сегодняшнего дня. Мы приносим всем глубочайшие извинения за отмену предстоящих концертов и мероприятий. Со всеми организаторами вопрос будет решаться индивидуально. Просим прощения у всех наших зрителей, для которых концерты были такими долгожданными. Я прошу вас отнестись к сложившейся ситуации с большим пониманием и проявить уважение к артистке так, как вы всегда это делали. В качестве небольшого утешения добавлю, что релиз обещанного нового трека МакSим «Преданным» обязательно состоится, и вы услышите его в ближайшее время.

Публикация от Маргарита Соколова (@sokllovamargarita)

Үткән елның апрель ахырында МакSим, Россия буенча планлаштырылган зур гастрольләр турын башлар өчен аэропортка юл тотканда, юл-транспорт һәлакәтенә эләкте. Аның хәле бик тә начар, ул сөйләшә дә, хәтта селкенә дә алмый, шуның өстенә хәтерен дә җуйган икән дигән хәбәрләр таралды. Ул чакта җырчы юл һәлакәтеннән соң, чит клиникаларында дәваланды.

Маргарита Соколова сүзләренә караганда, хәзер Марина уртача авыр хәлдә хастаханәдә.

— Аның кан тамырлары белән проблемалары бар. Ул аякларын бәргән иде, умыртка баганасы белән дә проблема. Хәзер артистка хастаханәдә тернәкләнү үтә. Башы зыян күргән, аяклары авырта. Табиблар аңа озак вакыт гастрольләргә йөрергә һәм чыгыш ясарга киңәш итми. Йокысын рәткә саласы бар. Чөнки ул инде күптән начар йоклый, баш авырта дип зарлана. Шуңа күрә дә бу карар кабул ителде, — ди ул.

Менеджеры әйтүенчә, җырчы өчен бу, әлбәттә, җиңел булмаган карар, әмма хәзергә үз-үзенә һәм сәламәтлегенә, балаларына игътибар итәргә туры киләчәк. Хәзер бернинди концерт та булмаячак.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Маргарита Борисовна дала комментарии информационным СМИ по ситуации с МакSим. По ее словам, сейчас Марина находится в больнице в состоянии средней степени тяжести: - У нее с сосудами проблемы. Она ударялась ногами, с позвоночником проблемы, ноги болят. Сейчас артистка находится в больнице - восстановительное лечение. Пострадала голова, ноги болят. Врачи не рекомендуют ей длительное время выступать и гастролировать. Нужно восстановить сон, она плохо спит уже давно, жаловалась на голову. Поэтому такое решение было принято, оно необходимо на данный момент. Для нее это, естественно, непростое решение, нелегкое, но придется сейчас концентрироваться на себе и на здоровье, на своих детях. Никаких концертов сейчас не будет. #макsим #певицамакsим #певицамаксим

Публикация от МакSим? (@maksimnews)

Тик шулай да ул инстаграмчыларны тынычландырып: «Иң куркынычы артта калып бара. Маринаны иң яхшы табиблар дәвалый — аларга зур рәхмәт! Маринаның тизрәк терелүен телик. Бүгенге көндә сезнең ярдәм һәм мәхәббәт аның өчен бик мөһим», — дип мөрәҗәгать итә. Шулай ук бу вакыт аралыгын җырчы үзе «иҗади отпуск» дип атаганын һәм күпмедер вакыттан соң, яңа көч туплап, яраткан тамашачылары белән яңадан сәхнәдә очрашачагын җиткерә.

Иң шатлыклы яңалык итеп, ул якын арада, МакSимнан бүләк йөзеннән, «Преданным» дип аталган яңа трек чыгачагын да әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100