Җырчы Мәликә “Молодежка” сериалында төшкән
Казан кызы катнашкан серия СТС каналыннан бүген күрсәтеләчәк.
Казан кызы, җырчы Мәликә Разакова СТС каналының иң рейтинглы фильмы саналган “Молодежка” сериалында катнашкан. Мәликә уйнаган серия бүген күрсәтеләчәк. Бу хакта җырчы үзенең “Инстаграм” битендә хәбәр итте.
“Дуслар! “Молодежка” сериалын карагыз. Анда мин дә катнашам!” дип язган ул.
Анонстан аңлашылганча, Мәликә белән элек “Медведи”, хәзер “Металлист” хоккей командасының икенче тренеры Александр Точилин (Максим Щеголев) арасында мәхәббәт кабынмакчы.
Мәликәнең язылучылары пост астына шактый гына комментарийлар калдырырга да өлгергән. Алар арасында: “Рекламадан күреп, шок булды. Молодец, бер урында гына тормыйсың, синең өчен шатмын!”, “Класс, супер!”, “Йолдызга әйләнгәнче күрешеп калырга кирәк!”, “Һичшиксез карыйбыз” кебекләре дә бар.