Җырчы Лолитаны "квартплата" түләмәгән өчен судка биргәннәр
Җырчы Лолитаны "квартплата" түләмәгән өчен судка биргәннәр
Җырчы һәм телевидение алып баручысы Лолита Милявская яши торган йортка хезмәт күрсәтүче "Большие Каменщики" ТСЖсы җырчыны судка биргән. Бу хакта "Москва" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Лолитаның ТСЖга 760 мең сум бурычы бар икән. Шуның 610 меңе "квартплата" өчен бурыч, калганы - түләмәгән өчен җыелган пени.
Җырчы "квартплата"сын 2014 елның языннан бирле түләми икән. 15 гыйнвар көнне судта аңа карата иск теркәлгән.
Декабрьдә Милявская инстаграмда капиталь ремонт өчен 260 мең сум бурычы бар дип язган иде. Ул капиталь ремонтның 2041нче елда буласын, аны үткәрү өчен ай саен түләп барасын, түләнгән гомуми сумманың яңа йортка җитәрлек булуын язган иде. Артистка 2041 елга кадәр яшәрмен микән дип шикләнүен белдергән иде.