Җырчы Лолита ничә сум пенсия алганын әйтте
Ноябрьдән бирле башымны катыралар, ди Лолита.
Эстрада җырчысы Лолита Милявская пенсиясе алты мең сум чамасы булуын әйтте. Бу турыда ул «Эхо Москвы» радиосында «Винил» тапшыруында сөйләде, дип яза «Лента.ру» сайты.
Артист үзенә әле дә булса пенсия түләмәүләрен әйтә. «Минем пенсия алганым юк әле. Ноябрьдән бирле башымны катыралар. Пенсиямне саный алмыйлар. Ул алты меңнән күбрәк булмый», — ди Лолита.
Лолита Украинада эшләү сәбәпле, пенсиясе белән проблемалар чыгуын әйтә. «Мин үземнең 35 еллык стажымны раслый алмыйм. Стажымның бер өлеше, тормышымның яртысы — Украина. Аннан беркем дә минем стажымны расламый. Пенсия фондында әйткәнчә, минем стажыма өч ай җитми. Хезмәт кенәгәмне өч айга берәр кая урнаштырып торырга кирәк», — дип сөйли Лолита.
Мондый хәл бик бай булмаган картлар белән дә килеп чыгарга мөмкин бит, дип борчыла Лолита. «Ноябрьдән бирле пенсия алмыйм. Пенсиягә генә яши торган карчык булсам?» — дип сукрана ул.