news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Муллагалиевадан роллы рецепты

Җырчы Лилия Муллагалиева кызы белән роллы ясап караган. Фотодан карап сез дә ясый аласыз.

news_top
Җырчы Лилия Муллагалиевадан роллы рецепты
Ролл ясау өчен: "Нори"- кипкән суүсемнәре җәймәсе, дөге, аш серкәсе, тозлы кызыл балык, авокадо яки кыяр.

Дөгене бүрттерергә, тәмләткечләр салып болгатырга, җәймә өстенә җәеп салырга, өстенә саламлап туралган калган ингредиентларны куярга һәм рулет итеп төрергә. Һәр кеше үзе теләгән ингредиентларны сала ала.

Телемнәргә кисәргә һәм табынга соя соусы белән бирергә.

"Кызым белән бүген роллы ясап карадык әле, шәп була икән .Үзең ясаган башкача инде, тел йотарлык", - дигән җырчы. Комментарийларда "безне дә өйрәтерсең" дип язалар, шулай ук тагын да тәмлерәк булсын өчен, ни өстәргә икәнен әйтеп, киңәш бирүчеләр дә бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар