news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Хәйруллина ял иткәндә казалы булган

Җырчы Лилия Хәйруллина ял иткәндә казалы булган

news_top
Җырчы Лилия Хәйруллина ял иткәндә казалы булган
Җырчы Лилия Хәйруллина Бали утравында вейкбординг (моторлы көймәгә тагылган тактада йөрү) белән шөгыльләнергә булган һәм иңбашын нык авырттырган. Еларлык дәрәҗәдә авырттырган.

"Стартта җилкәмне тарттырдым. Шундый кәефем төште. Вейкка бүген баса алмадым. Күз яшьләрем әллә авыртудан акты, әллә бүтән вейкта йөреп булмасын аңлаганнан..." - дип язган Лилия инстаграмда.

Инстадашлары Лилияне табибка күренергә өнди. "Җилкәң чыкмаган микән, тикшерергә кирәк", - диләр.

"Мышцам бераз шеште. Ялкынсынудан дару эчтем. Иртәгәгә рәтләнер дип өметләнәм", - дип җавап биргән Лилия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар