Җырчы Лилия Хәйруллина Америкага очканда багажын югалткан
Җырчы Лилия Хәйруллина Америкага очканда багажын югалткан

Лилия Хәйруллина Америкадан, Майамидан яза:
"Аэрофлот күп кенә пассажирын багажсыз калдырды. Әлегә конкрет җавап юк. Багаж югалды дип белешмә хезмәтенә шалтыраткан идем, анда автоответчик тора, багаж югалу белән бәйле гозерләрне Шереметьевода кабул итәләр икән. Көтәм. Әмма тормыш өчен кирәкле кайбер әйберләрне сатып алырга туры киләчәген чамалыйм.
Ә минем әле башка җиргә дә китәсем бар.
Хәзер автобуста барам. Багаж булмагач, йөрү җиңелрәк. Ниндидер плюсы булырга тиеш бит инде", - дип язган Лилия инстаграмында.