Җырчы Лилия Гыйматдинова купальниктан төшкән фотолары өчен гафу үтенә
Лилия бу көннәрдә Төркиядә ял итә.
Җырчы Лилия Гыйматдинова Төркиядә ялдан инстаграмына фотолар урнаштыра. "Гафу итегез, киенеп төшкән фотоларым булмас, ахрысы", дип язган ул.
Лилия үз постларында биш йолдызлы MC Beach Park Resort Hotel отелен билгели. Туристик сайтларданы мәгълүмат буенча, бу отельдә бер атна ял итү 32000 сумнан башлана.
Лилия турында бер кызыклы факт та ачыкланды - ул ялга иреннән башка киткән. "Отпускым көтелмәгәндә килеп чыкканга шулай булды", - дип акланып җавап язган Лилия инстадустының бер шәрехенә. Тик бер сорау кала - Лилияне купальниктан кем фотога төшерә икән?