Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Биктимирова ничек ябыккан?

Лилия Биктимированы күзәтеп баручылар соңгы арада аның нык ябыгуын сизми калмаганнардыр. Җырчы, ниһаять, үзенең Instagram аккаунтында ябыгу серләре белән бүлеште.

news_top_970_100
Җырчы Лилия Биктимирова ничек ябыккан?
“Ашыйсы килә икән – су эчегез! Минем ашыйсым килсә, иң башта су эчәм. Шул рәвешле ашау теләге басыла, күп ашалмый. Иртән уяну белән ике стакан су эчеп куям, бераз вакыт үткәч иртәнге ашны ашыйм. Күп вакытта ашыйсы килә дип ялгышабыз, ә организмга ризык түгел, су кирәк булырга мөмкин. Җәйге көннәрдә ябыгу бик җиңел, чөнки эш күп. Бакча казу, чүп утау, бәрәңге күмү, су керү – барысы да фитнес. Моңа өстәп җәй көнендә су эчәргә, күп җиләк-җимеш ашарга була. Салатлар ясаганда мин майонез, каймак салмыйм. Бер кашык зәйтүн яки көнбагыш мае кулланам. Әле бу көннәрдә окрошка ясыйм. Үзе тәмле, үзе файдалы. Чәйне шикәр белән эчмим, бал салам. Сөтсез чәйгә лимон, имбирь салып эчәргә яратам. Эчләрне, эчәкләрне бушата торган эчемлекләрне дә – кефир, буза, кымызны җиләк-җимешләр салып эчәм. Аннан соң, бик күп кеше кофе ярата. Бер ханым кофега лимон һәм бал салып эчеп тә ябыккан иде. Лимон белән киви майны киметә диләр. Соңгы вакытта кыздырылган, майлы һәм камыр ризыклары ашамыйм. Печенье, конфетларга якын да бармыйм. Шикәрле ризыклар ашыйсым килсә, финик, йөзем, күрәгә, кара җимеш ашап куям. Авыр ризыкны сәгать 12гә кадәр ашарга киңәш итәм. Безнең гаиләдә котлет, пилмәннәрне үзебез әзерлибез. Кибеттән сатып алган юк. Бар әйберне дә парда пешерергә тырышам. Кичке 6 соң күпме ашыйсым килә, шулкадәр яшелчә ашыйм. Минем бервакытта да ач йөргәнем юк, үземне интектереп ябыктырмыйм”, - дип серен ачкан Лилия Биктимирова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100