Җырчы Лилиана Ирназарова өченчегә бәби көтә: кызмы, малаймы?
Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова тормышында күңелле яңалык: Лилиана өченчегә бала көтә. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итте.
“2008 ел. Яшь, хыялый, максатчан, зур гаилә турында хыялланучы гашыйклар. Һәм менә 11 ел эчендә без дүрт кешедән торган гаиләгә әйләндек. Бик тиздән без бишәү булачакбыз. Шуңа күрә үземнең “подписчиклар”ыма мөрәҗәгать итәм. Сезнең ярдәм кирәк. Балабызга исем уйлап, уртак фикергә килә алмыйбыз. Ир бала исеме кирәк. Әйе, әйе. Безнең өченче улыбыз туачак. Һәм бу әле, Алла боерса, башы гына”, - дип язган Лилиана ире белән төшкән яшьлек фотосы астына.
Лилиана Ирназарованың Назар һәм Диас исемле ике улы бар. Җырчы шул исемнәргә охшашлырак исем эзли.
Язылучылары аңа Данияр, Тимур, Җәмил, Әскәр, Илгизәр, Сәет, Эльмар, Артур исемнәре тәкъдим иткән.