Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лидия Әхмәтова: «500 кешелек музыка факультетын юкка чыгару — зур фаҗига»

13 мартта Лидия Әхмәтова үзенең иҗат кичәсен оештыра. Бу уңайдан татар эстрадасында утыз елдан артык җырлаган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор белән әңгәмә үткәрдек. Музыка факультеты, милли кадрлар, джаз оркестры һәм Лидия Әхмәтованың яраткан шөгыльләре турында сөйләштек.

news_top_970_100
Җырчы Лидия Әхмәтова: «500 кешелек музыка факультетын юкка чыгару — зур фаҗига»
Солтан Исхаков, Лидия Әхмәтованың шәхси архивы

«Музыка факультетында элек 500 кеше эшләде, хәзер 5 хезмәткәр калды»

Лидия Алексеевна, Сез — профессор. Димәк, иҗаттан тыш укыту, фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнәсез. Фәнни эшчәнлек бүгенге көндә «Сәлам» ансамбле белән бара. Анда укучыларны нинди принцип белән кабул итәсез? «Фәлән хәтле акча бир һәм мин синнән „йолдыз“ ясыйм яки җырларга өйрәтәм» дип кабул итүчеләр дә бар бит…

1992 елдан Казан дәүләт педагогика университетында вокал дәресләрен укыттым. Балаларны кабул иткәндә иләк аша үткәрәләр иде. Төп таләп — музыка мәктәбен тәмамлап килү һәм уен коралында уйный белү. Ягъни төрле яктан талантлы, белемле булган абитуриентлар килә иде безгә. Районнардан баян, гармун, курай, фортепианода уйный белүче балаларны җыя идек. Ул яктан музыкаль факультет көчле иде.

Кызганыч, 2010 елда «реформа» булды һәм 500 кешелек коллективтан торган, гөрләп эшләгән музыка факультетын яптылар. Дөресрәге, филология институтына куштылар, ләкин элек 500 кеше эшләгән булса, хәзер нибары 5 хезмәткәр эшли.

Музыка факультетында баян, скрипка, гитара, бәрмә уен кораллары, халык уен кораллары, кыллы уен кораллары вокал, хор, теория, хореография бүлекләре бар иде. Гөрләп эшләгән музыка факультетының хәзер «м» хәрефе дә калмады.

Хәзер бер бүлмәгә 40 кешене кертеп утырталар һәм күмәкләшеп җырлыйлар. Вокал дәресендә укытучы һәм укучы индивидуаль, күзгә-күз карашып шөгыльләнергә тиеш тә бит… Бөтен кеше кычкырып җырласа, тавыш мөмкинлекләрен ачып булмый. Бу студентлар музыка белгече булып чыкмый инде.

Музыка факультетын юкка чыгаруны зур фаҗига дип бәялим. Музыка кешенең эчке тәрбиясе белән ассоциацияләнә. Музыка кешене тәрбияли, зыялыкка өнди. Ә бездә киресенчә — шуны бетереп баралар. Мәдәният яшәмәсә, халыкның теле, тарихы, нигезе корый. Сәнгатьне үстерергә кирәк…

Аны киредән торгызып булыр идеме?

Ник булмасын. Күбрәк халык иҗаты белән шөгыльләнергә кирәк. 2006 елда Казан федераль университетында «Сәлам» фольклор ансамблен оештырдым. Бөтен Россияне, Төркия, Дагыстанны гизеп чыктык, дүрт телефильм-концерт яздырдык, аудиодисклар чыгардык. Бик күп чараларда чыгыш ясадык. Бөтендөнья студентлар Универсидасы, Бөтендөнья «ФИНА» олимпиадасында катнаштык, фестивальләрдә катнашып лауреат исемнәрен яуладык. Ул вакытта беркемгә дә билгеле булмаган Ногайбәк керәшеннәре җырлары: «Париж көе», «Кабан күле буйларында», «Нарасый бала», «Сандугач сайрыйдыр», «Карагай агач», «Ай, ак калпак, зәңгәр чук» кебек җырларны дискка яздырдык. Шуннан соң «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле ул җырларны үз репертуарына алды.

Музыка факультеты ябылса да, ансамбль яшәп калды, шөкер. Безне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк үз куены астына алды, шунда иҗатыбызны дәвам иттерәбез. «Сәлам» ансамбленең элекке солистлары «сагындык, җырлыйсыбыз килә» дип шалтырата. Күрәсез, фольклорсыз яшәп булмый, безнең йөрәгебездә, нигезебез бит ул. Кеше иртәме-соңмы туган нигезен сагынган кебек, фольклорны да сагына башлый. Ансамбльгә йөрүне дәвам итик әле дип, йөгереп киләләр. Фольклорист, галим Геннадий Макаров белән иҗади дуслыкта яшибез.

Ансамбльдә бик күп солистлар бар, башка төбәкләрдән дә киләләр, чыгыш ясыйсылары килә, татар сәнгатен үстерү нияте белән теләп йөриләр. Алар акча дип килми, күңеле тансыкка килә. Татар егетләре-кызлары чыгыш ясый. Керәшен белән татар арасында аерма юк — телебез бер.

Әле беркайда да язылмаган, җырланмаган җырларыбыз бар. Мәсәлән, Кайбыч районы Соравыл авылында «Аерылышу җыры», «Тула басу», «Рекрут җыры», «Эчке җыры», Яшьләр җыры», «Май җыры», «Кунаклар җыры» дигән җырлар бар. Бу җырларны Евдокия әбием көйләп йөрергә ярата иде. Бу көйләрне ансамбль белән думбрада уйнап бергә җырлыйбыз. Безнең җырларыбыз, моңнарыбыз — гасырлардан килгән буыннарны бәйләп торган өзелмәс җеп. Узган дәверләрнең моңлы авазын бүгенге көнгә китереп җиткергән һәм киләчәккә дә алып барырга сәләтле. Андагы зирәклек, моң, рухи байлык, хатирә, югалту һәм табышлар — бу көч, бөек көч. Бу көчле иҗатыбыз беркайчан да бетмәячәк.

Думбрам минем өчен бик кыймәтле, Геннадий Макаров үз куллары белән эшләп миңа бүләк итте.

Чувашия, Саранск, Орел, Дагыстан якларына фольклор экспедицияләренә чыгып, шул материалларга нигезләнеп фәнни эшләр языла иде. Халыклар дуслыгы йорты белән хезмәттәшлек итәбез. Алар кая бара — без дә алар артыннан.

Музыкадагы милли кадрлар турында: «Зур кытлык бездә!»

Музыка факультеты белән мәдәният институтының аермасы нәрсәдә иде?

Бала үсеш кичерсен өчен җырлап кына йөрү җитми. Без бит музыка укытучысын әзерли идек, димәк, ул музыкаль яктан белемле, уен коралында уйный белә торган, укыта алырлык шәхес булып чыга.

Музыка факультетында бик күп җырчылар белем алды. Хәзерге «бер көнлек» җырчылардан аермасы шул: безне тәмамлаганнарның укыта алырлык мөмкинлекләре бар, алар укыту нигезен — педагогиканы белә. Әйтик, бүген җырлаудан туктап, ул училище, институтка укытырга бара ала. Икесен берьюлы алып бара алучылар да шактый.

Милли кадрларның җитү-җитмәвен ничек бәяләрсез?

Педагогика университеты булганда ук җитми иде алар, ә хәзер инде әйтергә дә куркам, зур кытлык бездә! Бик аяныч. Институтта татаристика һәм культурология кафедрасында музыкага урын аз, студентларга кирәкмәгән фәннәр укытыла.

Алайса эстрадада хәзер танышлык аша укып чыккан башкаручылар йөри дип әйтә аласызмы?

Мине төрле бәйгеләргә жюри әгъзасы булып катнашырга чакыралар. Бөтен җирдә җырлыйлар да бииләр. Шуңа игътибар итәм: уен коралларында уйнаучылар аз. Ә ник уйнасын, чөнки җиңел генә акча түләп, радио-телевидениедән чыгыш ясап була. Моның өчен кечкенә генә диапазонда тавыш булу җитә дип уйлыйлар. Шушы юк-бар гына тавышны компьютер аша тигезләттерәләр, тизрәк җыр чыгарып, танылалар. Менә шунлыктан балаларның хәзер укыйсылары да, уен коралларында уйныйсылары да килми — авыр эш! Аның өчен сәгатьләп-сәгатьләп шөгыльләнеп утырырга кирәк, син үзең беләсең. Балалар биш яшьтән үк музыка мәктәбенә йөреп, уйнарга өйрәнергә тиеш. Ә хәзер андый күренеш юк.

Телевизордан юк-бар җырчыларны күрәләр дә, шуның кебек булырга омтылалар. Нигә әле сәгатьләр буе музыка уен коралында шөгыльләнеп утырсын ди ул, шулай бит? Җиңел юл булганда, җиңел юлны сайлыйлар инде. Шунлыктан, халык иҗаты югала бара.

Бу очракта татар сәнгатенең дәрәҗәсе төшеп бара дисәк, дөрес булырмы?

Төшкән инде ул. Тормыш авыр, иҗат өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбән. Журналистлар, музыкантлар, язучылар яхшы яшәсен өчен, хөкүмәт күбрәк акча бүлеп бирсен иде. Бер-берсенә бәйләнгән ул, тәнкыйтьләп тә булмый. Худсоветлар заманында безне иләк аша үткәрәләр иде. Сәнгать юнәлешен тудырган җырчылар юк хәзер. Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Эльза Заяри, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина, Алинә-Азат Кәримовлар, Илгиз Шәйхразиев, Азат Фазлыев, Ришат Әхмәдуллин — шушы бөртекләрне генә аерып әйтеп була.

«Татар эстрадасында карарлык кеше калмады диярлек»

Мәдәният институтындагы Салават Фәтхетдинов ачкан эстрада факультеты өметләрен аклый алдымы?

Кызганыч, эстрада факультетын ябып куйдылар. Талантларны табып, алар белән прорфессиональ дәрәҗәдә эшләргә кирәк. Татар эстрадасында карарлык кеше калмады диярлек. Санаулы артистның концертын карарга бара алам. Телевизорны кабызсам, сыйфатсыз җырчыны күрәм икән, мин инде ул каналны башка кабызмыйм. Айрат Арсланов кебек бөек алып баручыларны да күрмим әлегә. Аллаһка шөкер, Филүсебез бар.

Сездә укып чыккан укучылар кайда эшлиләр? Кемнәр белән горурлана аласыз?

Күпчелек укучыларым музыка мәктәпләрендә, балалар бакчаларында укыта. Шәкертләремнән «Jukebox» триосы, Илгиз Шәйхразиев, Азат Фазлыев, Иркә, Ләйсән Закирова (Зө-Ләй-Лә төркеме солисты), күбесе «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә эшли һ.б. бар.

«Джазның нигезе татар халык җырлары белән бер»

Лидия апа, Сез утыз еллап джаз оркестрын да җитәклисез. Татар тамашачысы киләме, йөриме Сезгә?

Филармониядә урнашкан джаз оркестры — танылган дирижер Олег Лундстрем җитәкчелек иткән оркестрының дәвамы. 1947 елны Кытайның Шанхай шәһәреннән дирижёр, композитор, аранжировщик һәм күренекле шәхес Олег Лундстрем җитәкчелегендә Казанга бер төркем музыкант кайта. Казанга кайткач, Олег Лундстрем Татарстанның бөек композиторлары белән таныша: Салих Сәйдәшев, Александр Ключерев, Җәүдәт Фәйзи, Анатолий Луппов, Алмаз Монасыпов. Алар шушы өлкәдә бергәләп эшли башлый. Шулай ук татар халык җырларын, татар композиторлары музыкасын джаз эшкәртүендә милләтебезгә җиткерә.

Ун ел буе Татар Дәүләт филармониясендә эшләгәннән соң, Олег Лундстрем кайбер музыкантлар белән Мәскәүгә китә һәм шунда озак еллар рус композиторлары белән иҗат итә. Ә Казанда калган аның музыканты, саксофончы Виктор Деринг консерваториядән яшь музыкантларны да чакырып, алардан оркестр оештырып, Лундстрем традицияләрен дәвам итә. Шушы оркестр Виктор Деринг җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Кинематографиясе каршында озак еллар буе эшләп килә.

2011 елда әлеге оркестрны Кинематографиядән Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенә күчерделәр. Бүгенге көндә оркестрның сәнгатъ җитәкчесе — талантлы дирижер Сергей Васильев, мин оркестрның директоры.

Филармониягә күчкәч, джаз оркестрының иҗади хезмәте үсте: Халыкара «Джазлы Казан» фестивале үткәрелә башлады, балалар һәм зурлар өчен абонементлар булдырылды, оркестр дөньяга танылган мәшһүр музыкантлар, җырчылар, дириҗерлар, композиторлар белән бергәләп чыгыш ясый. Директорыбыз Кадим Нуруллинга рәхмәтлемен.

Бүгенге көндә дә безнең джаз юнәлешендә үсеш бар, джаз эшкәртүендә әсәрләребез күбәя. Алар радио-телевидениедә эфирларыннан яңгырый, клиплар төшерелә, талантлы яшь композиторларыбыз үсеп килә.

Шулай ук балалар өчен спектакльләр оештыра башладык. Авылларны йөреп чыктык. Авыл кешесе джазга сусаган. Балалар оркестрны күреп, музыка уен коралларының яңгырашын сеңдереп ала. Алар арасында, бәлки, икенче Сәйдәшев, йә булмаса, Мозаффаров, Яхин бардыр? Инструментларга мәхәббәт уятырга кирәк. Шунлыктан, без бу миссияне башкарабыз. Шул очракта гына балалар сәнгатькә тартыла.

Безгә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итә — грант акчасына бик күп эшләр алып барабыз. Нинди генә йолдызлар килмәде — Америка, Франция, Италия, Россиянең күренекле музыкантлары Татар филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясады. Аллаһка шөкер, Татарстанда джаз оркестры күтәрелеп китте. Безне Россиядә таный, белә башладылар. Филармониядә генә дә һәр айда 3-4 концерт куябыз. Халык шыгрым тулы. Джазны яраталар. Гөрләп торабыз.

Тыңлаучылар арасында татарлар ничә процентны тәшкил итә?

Татарлар бар. 2016 елдан «Зур концерт» тамашасында татар әсәрләре эшкәртмәләре керде. Кеше килмәс инде дип курыктык. Гаҗәпкә калдык, зал тулы иде! Джазны аңлап кына бетермиләр. Ул безгә ят түгел. Аның нигезе татар халык җырлары белән бер. Джазның нигезендә импровизация тора, ул — Африка халык авыз иҗаты. Америкага Африкадан колларны китергәннәр һәм алар авыр тормыш-көнкүрешеннән үз халкының җырларын җырлый башлаган.

Татар халык җырларында да импровизация урын алган. Бездә үзебезчә, Африка халкында үзләренчә. Джаз татар халкы өчен бер дә чит түгел, төптәнрәк тыңлап эш итәргә кирәк. Африка халкының ритмы башка, ул нык катлаулы. Ул ритмнар бик кызык. Кечкенәдән үк тыңлап үссәләр, яхшы. Колак күнегер иде.

Татар әсәрләрен дә джаз эшкәртмәсендә яңгыратабыз, дидем. Мин оркестрга килгәч, эшкәртмәләр өчен җырлар яза башладым. Утыз ел эчендә җыелган җырларымны юбилеема быел китап итеп чыгарырга уйлыйм.

Джазны җырлау авыр бирелә, ул классик юнәлеш кебек. «Без аны аңламыйбыз, шуңа күрә тыңламыйбыз», — диләр. Классика да катлаулы бит. Халыкны тәрбияләргә генә кирәк. Бер көнлек җырлар башкарганчы, катлаулы җырлар белән эш итү зарур. Булсын, барысы да булсын.

Җырларыгыз турында әйтеп үттегез. Һәр музыкант та көй яза алмый бит әле ул. Сезнең җырлар ничек языла?

Илледән артык җырым бар. Көйләр һәрвакыт төнлә килә. Галәмнән баш миенә иңә микән ул… Онытылмасын дип, тизрәк торып язып куям. Җырларымны джаз фестивалендә Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Айдар Сөләйманов, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә һәм Азат Каримовлар, Мәликә башкарды. «Сентименталь җыр», «Сиңа да, миңа да», «Авылым — туган җирем», «Безнең туган як кына», «Казанга кайту», «Безнең Казан», «Каз бәбкәләре», «Авылым — туган җирем», «Джазлы Казан», «Джаз моңнары» һ.б. җырлар.

«Беренче салкыннар килгәнче бакчам ямь-яшел тора»

Сез 1990 еллар башында «Галиябану» телеспектаклендә төшкәнсез. Сезне тәнкыйть утында яндырганнар, диләр…

«Галиябану»ны уйнаганда мин сәхнәгә аяк басып кына килә идем әле, яшь идем. Мин тәнкыйтькә бик уңай карыйм, кабул итәм. Тәнкыйть кешене үстерә, алга таба эшләргә этәрә. Тәнкыйть әйтмичә кеше үзгәрми. Әйтәләр икән, ул бик яхшы. Мин дә яхшы якка үзгәрергә тырыштым.

«Галиябану» спектаклендә яшь кыз булып уйнау авырлык тудырмады. Мин үз эшемнән беркайчан да канәгать түгелмен. Җырласам да, фильмда төшсәм дә һәрчак үз-үземне тәнкыйтьлим. Үземнең төшкәнемне шунда ук карый алмыйм. Әмма ул истәлек булып калды. Аны хәзер бик күрсәтмиләр дә бугай. Зарар юк. 

Лидия апа, без Сезне җыр-моң өлкәсендә күреп гадәтләнгән. Ә гади тормышта нинди Сез?

Мин — җир кешесе, бакчада казынырга яратам. Җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Бөтен нәрсә гөрләп үсә. Соңгы кыярны унынчы ноябрьдә өзеп ашадым. Беренче салкыннар килгәнче бакчам ямь-яшел тора. Кышкылыкка кайнатмалар әзерлим, помидор белән кыярларны тозлап куям, аджика ясыйм. Казанда фатирыбыз бар, җәйләрен бакчага барабыз.

Туган якларга да вакыт булган саен кайтырга тырышам. Нигезебезне саклап калдык, анда кече абыем тора. Үземне яңа яктан ачарга тырышам. Отпуск булганда тормыш иптәшем белән тауларга менеп, төрле файдалы үләннәр җыябыз. Железноводскига барып, минераль сулар эчәбез. Чәй үләннәреннән шалфей, лаванда, жасмин, чамбыр (чабрец), бөтнек җыябыз. Ел саен җыярга барабыз, үләннәрне таныйм, дусларга да бүләк итәбез.

Кызым Адилә, улым Илдар, өч оныгым бар. Килен белән киявем «әни» дип кенә торалар, Аллаһка шөкер.


Белешмә:

Лидия Алексей кызы Әхмәтова — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты. 1962 елның 17 октябрендә Кайбыч районы Соравыл авылында укытучылар гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк бию белән мавыга. Үзлегеннән җырлый башлый. Алабуга мәдәният-агарту училищесында ярты ел укыганнан соң, Казан музыка училищесына белем алырга бара. Өченче курста укыганда «Казан кызы» ансамблендә солист булып чыгыш ясый.

1989 елда «Татарстан тавышлары» бәйгесендә Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова кебек җырчылар белән катнаша. Композитор Рәшит Абдуллин Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Алтын балык» җырын тәкъдим итә. Казан музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен, Россиянең Гнесиннар исемендәге Музыка академиясен тәмамлый.

1991 елдан джаз оркестрда солист булып эшли башлый, бүгенге көндә аның җитәкчесе. Ире Рөстәм Әхмәтов джаз музыканты оркестрда тромбон уен коралында уйный.

Педагогика фәннәре кандидаты, профессор. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллиме. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең джаз-оркестрының җитәкчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100