Җырчы Ландыштан пицца һәм дучмак рецепты
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә белән пицца һәм дучмак пешергән видеоны Инстаграмга куйган.
Камыр өчен: 1 бокал кайнаган су, 1 йомырка, 150-170 г үсемлек мае, чама белән тоз һәм он.
Пицца эчлегенә кем нәрсә ярата шуны сала ала, ди җырчы. Нәни Ләйлә лимон белән алма салырга киңәш итә.
Калган камырдан дучмаклар да ясарга мөмкин. Бәрәңге пешереп, боламык ясарга. Камырны шарлар ясап бүләргә, җәяргә. Эченә бәрәңге боламыгы, өстенә бер аш кашыгы йомырка сарысы салырга. "Бу минем өчен иң тәмле әйбер инде", - ди җырчы.
Әзер булганчы мичтә пешерергә.