news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ландыштан ләвәшле хачапури

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграм социаль челтәрендә ләвәш белән сырдан тәмле һәм тиз ясала торган ризык рецептын тәкъдим итә.

news_top
Җырчы Ландыштан ләвәшле хачапури
Хачапури өчен: юка ләвәш, каты сыр (артык тозлы булмаганы кирәк), кыздыру өчен - үсемлек мае.


Ләвәшләрне тасма итеп кисәргә, сыр куярга һәм өчпочмак ясап, төреп куярга. Ләвәш кырыен кайнар суга манып алып ябыштырып куярга. Ничек итеп өчпочмаклап төрергә икәнен видеодан карый аласыз."Ике ягын да үсемлек маенда кыздырырга, сыр эриячәк, тәмле ризык булачак", дип ышандыра җырчы. Ландышка ләвәш эченә башка эчлекләр дә салырга тәкъдим итәләр, әмма иртән әллә ниләр ашыйсы килми, сыр белән тәмле дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар