Җырчы Ландыштан чөгендер яфрагыннан «чуду» рецепты
Эчлеккә ит, шпинат, эремчек тә салырга була.
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан «чуду» рецептын тәкъдим итәбез. Ул эчлеккә суган белән чөгендер яфрагын салган.
Камыр өчен 0,5 литр су, 1 йомырка, тоз, он кирәк була. Ингредиентларны бергә кушып камыр басарга һәм җәймәләр ясарга.
Эчлек өчен чөгендер яфрагын вак итеп турарга, суганны үсемлек мае салынган табада бераз кыздырып алырга.
Әзер «чуду»ларны майлау өчен, тәмле сыер мае кирәк.