Җырчы Ландыштан бөккән камыры рецепты
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова "Инстаграм"да Рокыя апасының бөккәннәр рецепты белән уртаклашкан.
![Җырчы Ландыштан бөккән камыры рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/2/6/27edbb1dfae6935373095b59723b2596f08a8bdcdb533fa968749f121a78.jpg)
Камыр өчен: 1-2 аш кашыгы атланмай, 0,5 стакан үсемлек мае, 3/4 стакан сөт, 1 йомырка, 1 аш кашыгы кибет каймагы, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз ( өймичә генә), 3-4 стакан он. 40 бөккән чыга .
"Эченә кем нәрсә тели шуны сала, мин бәрәңгенекен һәм йомырка белән суганныкын эшләдем. Йомырка сарысы белән майларга", - дигән җырчы.
"Эченә кем нәрсә тели шуны сала, мин бәрәңгенекен һәм йомырка белән суганныкын эшләдем. Йомырка сарысы белән майларга", - дигән җырчы.