Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы әти-әнисенә: «Үләргә җыенмагыз!»

Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләнең әти-әнисе үлүеннән куркып сөйләгәнен видеога төшергән.

news_top_970_100
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы әти-әнисенә: «Үләргә җыенмагыз!»
Владимир Васильев

Видеода Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә күз яшьләре белән үлем турында сөйли.

«Сез үләрсез дип куркам. Мин беләм, кеше картайгач үлә. Кайчандыр вакыт җитә бит. Ә мин ашарга пешерә дә белмим. Ботка, йомырка да пешерә белмим. Мичтә дә пешерә белмим, микроволновка белән дә куллана белмим. Ә балалар… Аларга сөт кирәк. Җырлый да белмим, җырлап акча эшлисем килә. Эшли дә белмим, эшкә дә бармадым»,- дип сөйли Ләйлә күз яшьләрен сөртеп.

«Без әле үләргә җыенмыйбыз бит», - ди әнисе.

«Җыенмагыз да! Беркайчан да үлмәгез. Кайвакыт вакыт җитә бит…», - ди Ләйлә.

«Үлмибез, кызым. Без бит әле яшь. Курыкма. Син үсеп җитәрсең. Мин өйрәтеп калдырырмын эшләргә», - дип тынычландыра кызын җырчы.

Нәни Ләйләне тыңлап, инстачылар да «балавыз сыккан». «Елатты, күз яшьләрем чыкты», - дип язган җырчының аккаунтын күзәтеп баручылар.

«Сабый, каян уйлап тапкан тагын бу үлемне?»;

«Матуркай, нәрсә уйлый икән сабый»;

«Бөтенесен дә уйлап, борчылып йөри икән, балакаем»;

«Балакаем, башыңны юк белән ватма инде»;.

«Балакай да икән. Хәзерге балалар уенчык, телефон кайгырта. Ләйлүш киләчәк тормышны кайгыртып елый»;

«Бәбкәчем, сүзләрне дә дөрес итеп әйтеп, чын күңелдән елый бит», - дип комментарийлар калдырганнар Ләйләнең олыларча уйлануларына шаккатып.

«Еларга да, көләргә дә белмәссең», «Әй, бәгырькәем, бик яшь бит әле син, андый зурларча уйлар уйларга», «Нинди зур хәсрәт төшкән бу бала башына… И, балакаем, вакыты җиткәч, дөнья өйрәтә ул… Исән-сау гына булыгыз», - дип юатырга тырышкан инстачыларның кайберләре.

«Килен, елама, яшибез әле! Аллаһ теләсә…», - дип шаярткан җырчы, пародияләр остасы Рифат Зарипов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100