Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә бәби көтә
Җырчы күптән түгел Инстаграм битендә фотолар урнаштыргач, инстачылар Ландышта үзгәрешләр сизеп алды. Кемдер аны үзизоляция чорында тазарып киткән, ә кемдер бәби көтә дип уйлады.
Ландыш Нигъмәтҗанова «Ирек мәйданы» гәҗитенә болай дип җавап биргән: «Әлеге фото шулкадәр кызысыну уятыр дип уйламаган идем. Әйе, без бәби көтәбез. Үзизоляциядә тик ятмадык. Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка аеруча балалар сөенде».
«Афәрин, Ландыш!», «Сау сәламәт булыгыз», «Без бик шат», «Бәхете белән тусын, тагын бер бәләкәчнең сөйләшүләрен тыңлыйсыбыз бар икән», — дип яза җырчының виртуаль дуслары.