news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ләйсән Сөнәгатова: «Акча гына кирәк булган табибларга мөрәҗәгать итмәгез»

Җырчы Инстаграмда үзе белән килеп чыккан күңелсез хәл хакында сөйләде.

news_top
Җырчы Ләйсән Сөнәгатова: «Акча гына кирәк булган табибларга мөрәҗәгать итмәгез»
Ләйсән Сөнәгатованың Инстаграм аккаунтыннан

Баксаң, җырчы дәвалау курсын белешү максаты белән Инстаграм аша инфекционист-педиатрга мөрәҗәгать иткән. «Әлеге табиб кирәкле дәвалау курсын билгеләмәде, минем өчен болай да билгеле булган бер-ике тәкъдиме өчен акча сорады. Мин аптырашта калдым», — дип сөйләде Ләйсән Сөнәгатова.

«Менә бу ханымны беләсезме? Кем аңа миңа мөрәҗәгать итәргә киңәш итте? Консультация алды, тик мине аферистлыкта гаепләп, түләргә ризалашмады. Шундыйлар аркасында мин бүтән беркемгә дә консультация үткәрмәячәкмен», — дип язган әлеге табиб Инстаграм битендә.

«Әниләр, әлеге табиб бары акча алырга тели. Өстәвенә, минем хакта начар сүзләр дә язган. Аңа мөрәҗәгать итмәгез», — дип киңәш биргән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар