news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ләйсән Гыймаеваның бәләкәче Зәйнәп этләр, песиләр белән кызыксына башлаган

Җырчы Ләйсән Гыймаеваның бәләкәче Зәйнәп этләр, песиләр белән кызыксына башлаган

news_top
Җырчы Ләйсән Гыймаеваның бәләкәче Зәйнәп этләр, песиләр белән кызыксына башлаган
Ләйсән Гыймаеваның бер яшьлек кызы Зәйнәп инде ныклап тәпи йөри. Бу көннәрдә авылда икән әле. Чәчәкле күлмәк кигән, яулык бәйләгән Зәйнәп урамда "тәртип урнаштыра" - песи белән этләрне аулый икән.

"Авыл кызыннан сәлам сезгә. Эт, песи эзләргә кич саен урамга чыгабыз, тегеләре генә никтер күренми", - дип язган Ләйсән Гыймаева.

Ләйсән куйган видеода Зәйнәп арлы-бирле йөренә, кемгәдер эндәшә, сөйләшә. "Әле яңа гына туган иде, инде үсеп тә җиткән", - дип шакката Ләйсәннең инстадашлары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар