Җырчы Крис Кельми вафат
63 яшьлек җырчы Мәскәү янындагы йортында Яңа ел каршылаганнан соң вафат була.
Танылган җырчы Крис Кельми 1 гыйнварда 63 яшендә вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итә.
Журналистлар мәгълүматы буенча, җырчы Мәскәү янындагы йортында Яңа ел каршылаганнан соң вафат. Музыкантны тапканда, ул инде аңсыз була. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшеп карый, тик ярдәмитә алмый, диелгән әлеге хәбәрдә.
Артист соңгы вакытта шәһәр читендәге йортында яшәгән. Шуннан чыгып йөрмәгән.
- Крис Кельми - совет һәм Россия артисты, композитор һәм клавишник. Ул «Високосное лето» һәм «Рок-Ателье» төркемнәрен төзегән, «Автограф» төркемендә җырлаган. «Замыкая круг», «Усталое такси», «Ночное рандеву» һ.б. җырлары белән таныш.