Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә үзенең яшь чакта төшкән видеосын күреп шаккаткан

Инстачылар җырчының тавышы үзгәрмәве турында язган.

news_top_970_100
Җырчы Иркә үзенең яшь чакта төшкән видеосын күреп шаккаткан
https://www.instagram.com/irke_official/

«Татар радиосы»ның инстаграмдагы төркеменә җырчы Иркәнең яшь һәм ябык чактагы видеосын куйганнар. Комментарий язучылар арасында беренче булып Иркә үзе язган.

«Әй җаныем, бигрәк нечкә булганмын. Аякларым ничек сынып китмәгән икән дип карадым», — дип язган җырчы.

«Шәрә бака» дип язган инстачыга җырчы «бакага охшамаган бит, челәнгә күбрәк охшаган» дип җавап язган.

«Бу матур кыз бигрәк зифа булган», «Шул ук тавыш, шул ук моң», «Тавышыгыз бер дә үзгәрмәгән. Саф, чиста килеш сакланган», — дип комментарийлар калдырган Иркәнең тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100