Җырчы Иркә үз тормыш юлын күз алдына китерә торган җыр яздырган
Яңа җыр «Гомер сукмагы» дип атала.
Татарстанның һәм Башкортстаннның атказанган арртисты «Гомер сукмагы» җырын яздырган.
«Аны җырлаганда бар тормышым күз алдымнан үтә. Һәр концертта шулай булыр мөгаен. Бик мәгънәле. Көчле җыр. Авторларга рәхмәт! Һәрберегезнең күңелендә үз урынын табар дип өметләнәм», — дип язган җырчы.
Җырчы авторларга рәхмәт әйткән, әмма аларның исемнәрен күрсәтергә оныткан.
Иркәнең тамашачылары җырның мәгънәле һәм матур булуы турында язган.