Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә унҗиде ел төзегән корабына утырып юлга чыгарга җыена

Ул «Иҗат» дигәне корабы турында тасвирлап язган.

news_top_970_100
Җырчы Иркә унҗиде ел төзегән корабына утырып юлга чыгарга җыена
Салават Камалетдинов

Җырчы Иркә матур фотосы янына кораблары турында пост язган.

«Минем тормышымда берничә кораб бар. Корабларның исемнәре дә бар. Берсе «Иҗат» исемле. Бу корабка минем командам, җырлар, гомумән алганда, яратып эшләнгән эшем төялгән. Әнә шул корабка утырып, без кына еш зур юлларга кузгалабыз. Юлга чыкканчы мин корабны мең кат тикшерәм. Тишек-тошыклары юк микән, штурм вакытында безнең кораб нык торыр микән дип кат-кат карыйм.

Әлбәттә, зур шомлы дулкыннарсыз гына булмаганын да беләм, тик минем кораб бит 17 ел төзелде, бирешмәскә тиеш, Алла бирса. Командам башка корабларда, башка юлларда йөреп кайткан, җаен белә. Алар да сынатмас… Әле берсе пиратларның барлыгын да сөйләде. Алар күзгә чалынса, дәшми китәргә кирәк, тик шулай да корал алырга кирәк, ди.

Кыскасы, күлмәкләр тегелгән, җырлар бу сезонга тупланган, двигатель каралган, берничә кечкенә көймә алынган (күселәр булса, шунда утыртып җибәрәбез, диделәр егетләр). Без әзер, якыннарым. Сезне күрергә дип ашкынабыз, яратабыз», — дип тамашачыларга мәхәббәтен, көндәшләргә каршы торырга әзерлеген белдергән җырчы.

«Молодец та инде үзең. Синең кораб мәңге батмый, Алла бирса. Үзең дә менә дигән, командаң да шәп»;

«Хәниянең маягы гел яктыртып торыр юлыңны, чөнки егетләр бик көчле»;

«Синең кораб үргә дә бик шәп йөзә, танкер кебек каршылыкларны да ярып бара, әмма артык көчләмә, җайгарак кына йөзсен. Ярларның һәрберсенә барып җитәргә язсын»;

«Синдәге сүз байлыгы, фантазия. Шаккатабыз!»;

«Иркә, алга! Тайпылма!» — дип хуплаган аны виртуаль дуслары.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Минем тормышымда,берничэ корабль бар⛴...КОРАБларымнын исемнэре дэ бар...Мэсьлэн берсе анын ИЖАТ исемле.Бу корабка минем командам,жырлар,гомумэн алганда яратып эшлэнгэн эшем тоялгэн.Энэ шул КОРАБка утырып,без еш зур юлларга кузгалабыз.Сэяхэткэ,зур юлга чыкканчы мин,корабны мен кат тикшереп чыгам,тишек тышыклар юк микэн?Штурм вакытында безнен Кораб нык торыр микэн дип,кат-кат тикшерэм.Элбэттэ зур шомлы дулкыннарсыз гына булмаганын да белэм,тик минем кораб бит 17 ел тозелде,бирешмэскэ тиеш алла бирса..Корабтагы командам,башка корбларда,башка юлларда йореп кайткан,жаен белэлэр...Алар да сынатмас...Эле берсе пиратларнын барлыгын да сойлэде.Алар кузгэ чалынса,дэшми китэргэ кирэк ди тик шулай да корал алырга кирэк ди..Кыскасы,кулмэклэр тегелгэн,жырлар бу сезонга тупланган,двигатель каралган,бер ничэ кечкенэ коймэ алынган(куселэр булса шунда утыртып жибэрэбез диделэр егетлэр)??Без эзер якыннарым ?Сезне курергэ дип ашкынабыз,яратабыз сезне ?❤️?? . Фото- @guzel_subbotina ?

Публикация от Иркә (@irke_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100